Районнар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә теләми
Мидхәт Шаһиәхмәтов үзенең чыгышында республика районнарында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә аеруча зур басым ясады. Бу аңлашыла да, чөнки тулаем төбәк продукт күрсәткеченең дүрттән бер өлешен нәкъ менә бизнесның шушы төрләре барлыкка китерә. Министр районнарның күбесендә кече һәм урта бизнесны үстерүгә тиешле игътибар бирелмәвен ассызыклап узды.
- Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасы эшли. Тик кызганычка каршы, районнарда бу өлкәне үстерүгә һаман да шактый салкын карыйлар. Бизнесның әлеге төрләрен камилләштерү буенча эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә алып барылмый, - дип сөйләде җитәкче.
Аның белән Рөстәм Миңнеханов та килеште. Президент фикеренчә, әгәр дә район башлыклары бу эшкә ныклап тотынмаса, кече һәм урта эшмәкәрлек үсә алмаячак.
Хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль карамактагы 10 сәнәгать мәйданчыгы бар. Тик Татарстан Президенты фикеренчә, бу гына аз. Әлеге төр предприятиеләр һәрбер районда булырга тиеш.
- Шул рәвешле без районнарның эшмәкәрләрне җәлеп итү һәм өстәмә эш урыннары булдыру өлкәсендәге эшчәнлегенә бәя бирә алачакбыз. Мәсәлән, бүген республиканың 8 районында бу мәсьәләгә гомумән дә игътибар бирмиләр. Югыйсә, районнарда буш биналар шактый күп - шунда оештырыгыз мондый мәйданчыкларны. Аның өчен сездә барысы да бар, - дип район башлыкларына мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Президент районнарда уңай инвестицион климат булдыру мәсьәләсенә дә тукталды, бу максатны көнүзәк проблемалар рәтенә куйды. Җирле узидарә органнарына исә ул шушы эшчәнлекнең бердәм планын эшләргә боерды.