Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – ярдәм алучыларның республика реестры яңартылды

2014 елның 7 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – ярдәм алучыларның республика реестрын яңартты. 2014 ел башына Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – ярдәм алучыларның республика реестрында муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә ярдәм ала торган 386 оешма турында мәгълүмат тупланган иде. Әлеге оешмалар 2010-2013 еллар дәвамында 472,8 млн сум күләмендә финанс ярдәме алган, шулардан 2013 елда башкарма хакимият органнары тарафыннан - 157,2 млн сумлык, җирле үзидарә органнары тарафыннан 8,5 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International