Эшмәкәрләр кадерле халык

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Узган елларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары ел уртасында гына старт ала торган иде. Быел эшмәкәрләрнең үтенечләренә колак салып, “Лизинг-грант” программасы буенча сайлап алу бәйгесен 13 мартта ук башларга булганнар. Шул рәвешле авыл хезмәтчәннәре кыр эшләренә тотынганчы ук үз хуҗалыгын кирәкле техника белән тәэмин итеп өлгерәчәк.

Илебездә кече һәм урта бизнес вәкилләренә күрсәтелә торган ярдәм төрләре шактый күп. Дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгәннәргә дә, инде үз бизнесын җайлап өлгергән кешеләргә дә булышып торырга тырыша. Узган елда, әйтик, шул рәвешле 811 эшмәкәр субсидия алуга ирешкән. 2012 ел белән чагыштырганда бу 1,5 тапкырга күбрәк. Ярдәм күләме дә икеләтә артып 732,2 миллион сум тәшкил иткән.

“Лизин-грант” - ярдәм программалары арасында иң популяры. Татарстан Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Артем Сироткинсүзләренчә, эшмәкәрләр бу программада бик теләп катнаша, былтыр субсидиягә дәгъва итүчеләрнең барысына да билгеләнгән ярдәм күләме җитмәгән дә хәтта.

Әлегә “Лизинг-грант”ка бүленгән акча күләме 60 миллион сум тәшкил итә, әмма алга таба ул арттырылачак. Республикабыз Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәйгесендә катнашып, федераль акчаларга дәгъва итәчәк. Үзәк казнадан бу программага бүленгән финанс күләме апрель ахырында билгеле булырга тиеш.

Артем Сироткин билгеләп киткәнчә, узган елны республика бюджетыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә бүленгән акчаларның иң саллы өлеше “Лизинг-грант” программасына тотылса, быел бу юнәлешкә чыгымнар азрак булачак. Аның каравы, башка төр грантларның күләме артуы ихтимал. Мәгълүм булганча, бүген “Кластер грантлары”, “Белем бирү”, “Техприсоединение” “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр” программалары да гамәлдә.

Шулай ук быел Татарстан Икътисад министрлыгы үз эшен башлап җибәрүчеләргә микрозаймнар бирә башларга ниятли. Яхшы бизнес-идеяләре булганнарга акчалар иң күбе 10 процент ставкасы белән биреләчәк. Шулай ук булачак эшмәкәрләрне артык документлар җыйдырып интектермәскә булганнар.

- Бу идеяне тормышка ашыру өчен министрлык аерым структура булдырачак. Әлегә махсус фонд оештыру турында уйлап торабыз. Фонд җиңеләйтелгән схема буенча займнар бирәчәк. Соңгы вакытта шәхси эшмәкәрләр саны кимүе күзәтелә бит. Шуңа без беренче чиратта бу юнәлешне кайгыртырга булдык – микрозаймнар тарата башлау вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз”, - дип билгеләде Артем Сироткин.

Гомумән алганда, быел эшмәкәрлеккә ярдәм күләме 1-1,2 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International