Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
«Лизинг-грант» программасын финанслау иртәрәк башлана
2014 елның 18 марты, сишәмбе
Быел республикада «Лизинг-грант» программасында катнашырга дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү иртәрәк башланды. Узган елларда конкурс икенче яртыеллыкта гына игълан ителә иде, бу юлы март уртасында ук старт алды. Бу – беренче чиратта, эшмәкәрләрнең үтенечен исәпкә алып башкарылган гамәл. Бигрәк тә фермерларның авыл хуҗалыгында төп эшләр башланганчы лизингка техника, җиһазлар алып куясы килә.
Билгеле булганча, әлеге программаны финанслауда, республика бюджеты белән бергә, федераль казна да катнаша. Федераль казнадан быел бу максатларга бүленәчәк финансларның төгәл күләме апрель азагында гына ачыкланачак. Шуңа күрә, федераль субсидияләр килгәнче, эшмәкәрләрнең лизинг килешүләре буенча чыгымнарын каплауга субсидияләрне Татарстан казнасыннан бирә башлыйлар.
Бүген республикада эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча күптөрле программалар гамәлгә ашырыла. «Лизинг-грант» – шуларның иң популярыдыр, мөгаен. Аның максаты – республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү. Әлеге программа нигезендә, химия, нефтехимия, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, агач, каты көнкүреш калдыклары эшкәртү тармакларында бизнес-проектларын гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр лизинг килешүләре буенча алынган җиһазларга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр ала.
Узган ел Татарстанда, төрле ярдәм программалары буенча, кече һәм урта бизнес вәкилләренә 732,2 млн сумлык субсидияләр бирелгән, бу, 2012 елга караганда, 2 тапкырга күбрәк. Шундый төрдәге финанс ярдәмен алучы эшмәкәрләр саны 1,5 тапкырга артып, 811 кешегә җиткән. Аларның 64 проценты – «Лизинг-грант» программасында катнашучылар. Эшмәкәрләргә барлыгы 584 млн сумга якын субсидияләр бирелгән.
Федераль казнадан килгән финанс ярдәмен дә исәпкә алып, 2013 елда Татарстанда эшмәкәрләргә төрле формада барлыгы 1,2 млрд сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе урынбасары Артем Сироткин сүзләренә караганда, быел да аның гомуми күләме шул чама булыр дип көтелә. Ул, субсидияләр түләүдән тыш, эшмәкәрләр өчен махсус мәйданчыклар булдыруга, технопаркларны үстерүгә тотылачак. Ә субсидияләр рәвешендәге ярдәмне программалар арасында бүлү тәртибенә килгәндә, ул үзгәрәчәк. Узган ел зур сумма «Лизинг-грант» программасына бүленгән булса, быел аны грант ярдәме программалары арасында тигез өлешләргә бүләргә булганнар – эшмәкәрләрне укытуга, эшмәкәрлек объектларын инженерлык коммуникацияләренә ялгау чыгымнарын каплауга, авыл хуҗалыгы куллану кооперативларын субсидияләүгә һ.б.
Тагын бер яңалык – быел ТР Икътисад министрлыгы үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә займнар бирү буенча үз микрофинанслау фондын төзергә ниятли.
«Шәһри Казан» газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз