Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 15 март, 154 нче карары белән 2018 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында иҗтимагый (дәүләт һәм муниципаль) финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү программасы расланды.
2018 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында иҗтимагый (дәүләт һәм муниципаль) финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 ел, 30 декабрь, б-2593 нче боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. 2018 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында ижтимагый (дәүләт һәм муниципаль) финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү программасын (карарга теркәлә) расларга.
2. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына Татарстан Республикасының дәүләт программаларын тормышка ашырганда, шулай ук Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм башка норматив хокук актларын әзерләгәндә бу карарның 1 нче пунктында күрсәтелгән Программа нигезләмәләренә таянырга.
3. Җирле үзидарә органнарына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 ел, 30 декабрь, б-2593 нче боерыгы белән расланган 2018 елга кадәрге чорга иҗтимагый (дәүләт һәм муниципаль) финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү программасы һәм бу карарның 1 нче пунктында күрсәтелгән Программа нигезләмәләрен исәпкә алып, муниципаль финанслар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча муниципаль программалар эшләүне тәкъдим итәргә.