Татарстан да инвесторларны уңайлы шартлар белән тәэмин итә ала. Президент республикабызда үз эшен җайлап җибәрергә теләгән бизнес вәкилләренә алга киткән инфраструктура, җир кишәрлекләре, эшләнгән юл карталары, югары һөнәри белемле персонал, шулай ук республика хөкүмәте тарафыннан максималь игътибар вәгъдә иткән.
Республика башлыгы билгеләп киткәнчә, Татарстан һәм Япония хезмәттәшлеге, нигездә, нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә җәелдерелә. Терлек асрау, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү исә икеяклы отышлы партнерлык өчен яңа үсеш юнәлеше була ала дип билгеләнгән.