Яклаучың бар, эшкуар...

2014 елның 22 марты, шимбә
Татарстан эшмәкәрләрен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге гаделсезлекләр борчуга сала. Аның каравы, республика эшкуарлары ришвәт бирми генә уңышка ирешергә өйрәнгән.

Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил вазифасы бер ел элек кенә булдырылды. Без бу эштә дә Россия төбәкләре арасында беренче булдык. Әйтергә кирәк, әлеге яңалык җитәкчеләр тарафыннан төрлечә кабул ителде: мондый вәкил булдыруны хуплаучылар белән бергә аның ни өчен кирәк булуын аңламаучылар да бар иде.

Шушы көннәрдә Татарстанның эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов Дәүләт Советы депутатларын үзенең бер еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика парламенты вәкилләре аның тырышлыгын шактый югары бәяләде.

Эшмәкәрләргә җир җитми

2013 елның 11 аенда вәкилгә республика эшмәкәрләреннән барлыгы 201 мөрәҗәгать килгән. Аларның 76сы – телдән булса, калганнары - язма формада. Әлеге шикаятьләрнең күбесе финанс, бизнесны үстерү һәм продукцияне сату белән бәйле мөрәҗәгатьләр икән. Араларында җинаять эше ачу белән бәйле гаризалар да бар.

- Җинаять эшләре ачуга караган мөрәҗәгатьләр аеруча мөһимнәрдән санала, чөнки бу күренеш кеше һәм аның гаиләсенең киләчәк язмышына йогынты ясый. Безгә килгән әлеге төр гаризаларның күбесе эшмәкәргә каршы дәлилсез җинаять эше ачу яки инде, киресенчә, җинаять эше ачудан баш арту кебек күренешләргә нигезләнгән, - дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Вәкил сүзләренә караганда, әлеге төр шикаятьләрне карау һәм тикшерүдә, беренче чиратта, җинаять эше документлары белән танышу өчен мөмкинлек булмау зур комачаулык тудыра. Шулай да, алар республика Прокуратурасы ярдәме белән әлеге проблеманы хәл итүгә ирешкән.

Әйтергә кирәк, республика эшмәкәрләре өчен аеруча четрекле тармак булып җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе тора. Әлеге төр шикаятьләр барлык мөрәҗәгатьләрнең 25,5 процентын тәшкил итә. Кагыйдә буларак, эшмәкәрләр күп очракта җирле үзидарә органнарының хаксыз җир биләмәсе бирүдән баш тартуы, канунсыз рәвештә милекне тартып алу яки инде җир биләмәсен теркәүгә гаризаларны карау вакытын тоткарлау кебек мәсьәләләр белән очраша икән.

Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы эшмәкәрләрнең дә проблемалары җитәрлек. Күп очракта алар хуҗалык итүнең кече формаларына субсидияләр бирү вакытын сакламау кебек гаделсезлек белән очраша. Шул ук вакытта җир биләмәсен кишәрлек исәбеннән бүлеп бирү эшенең шактый авыр булуыннан зарланучылар да бихисап, ди. Кайберәүләрне исә авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен җирләр җитмәү мәсьәләсе борчуга сала.

Эшмәкәрләр даирәсендәге уртача ришвәт күләме билгеле булды

- Россия эшкуарлары кече һәм урта бизнесның үсешен һәм киңәюен тоткарлаучы төп фактор дип коррупцияне билгели. 1990-2000 еллар башында алар көндәшләре алдында өстенлекләр алу өчен еш кына ришвәт бирделәр. Бу аларның эшчәнлегендәге теге яки бу хокук бозуларга күз йомдыру, рөхсәт кәгазьләре алуны тизләтү өчен кирәк булды. Соңгы берничә елда вәзгыять уңай якка үзгәрде. Шулай булуга да карамастан, әлеге мәсьәлә һаман да актуаль, - дип дәвам итте сүзен Тимур Нагуманов.

Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты китергән мәгълүматларга караганда, 2013 елда эшмәкәрләрнең 15 процентка якыны коррупция очракларына юлыккан. Башка еллар белән чагыштырганда бу шактыйга азрак. Мәсәлән, 2009 елда андыйлар саны – 42,5 процент тәшкил иткән булса, 2012 елда бу күрсәткеч якынча 48 процент булган. Эшлекле даирәдә ришвәтнең уртача күләме исә 140 мең сум тәшкил иткән.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов фикеренчә, аның алдында торган иң мөһим бурчыларның берсе – республиканың төрле почмакларында хезмәт куючы эшмәкәрләргә якынрак булу. Шул максаттан агымдагы елда Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә махсус иҗтимагый кабул итү бүләмәләре булдыру күздә тотыла. Бирегә мөрәҗәгать итүче һәр бизнесменга махсус юридик ярдәм күрсәтеләчәк, төрле файдалы киңәшләр биреләчәк. Андагы белгечләр шулай ук документларга экспертиза уздыру эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәчәк.

2014 елда Татарстанда эшмәкәрләр хокукларын яклау белән бәйле берничә эшче төркем булдыру да каралган. Алар республика эшкуарларының даими проблемалары турында фикер алышачак, аларны хәл итү юлларын эзләячәк. Реклама канунын үтәү һәм законсыз сату нокталары урнаштыру белән бәйле ике төркемне оештыру эшләре башланып киткән дә инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International