Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегик инициативалар агетлыгының бизнес инициативаларын алга сөрү Клубының лидерлары белән очрашуында Россия һәм Татарстанда инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре каралды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, берничә тикшерү органнары вәкилләре.
Эшмәкәрләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Инвестицион климат яхшыруы - бөтенебез өчен дә уртак мәсьәлә. Бизнеска уңайлы шартлар булса, ул үсәчәк. Һәм без үз чиратыбызда, бизнеска ихтыяҗларын истә тотып, карарлар кабул итәргә тиеш», - дип саный Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшмәкәрләр, эшләргә, өстәлмә бәя булдырырга теләүче кешеләр буларак, җәмгыятьтә авторитетлы булырга һәм дәүләт хакимиятеннән ярдәм күрергә тиешләр.
ТР Президенты билгеләгәнчә, республика җитәкчелеге Стратегик инициативалар агетлыгы белән инвестицион климатны яхшырту белән бәйле бөтен программалар буенча актив эш итә. «СИА хәл итә торган мәсьәләлр бик мөһим, һәм безнең уртак эшебез сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтә», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Россиядә бизнес үсешенә комачаулаучы мәсьәләләр арасында Татарстан Президенты тикшерү органнарының күплеген, еш кына эшкуарларга карата бик катлаулы таләпләрне атады. Рөстәм Миңнеханов СИА, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан җитәкләнә торган орган буларак, әлеге мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә тиеш, дип билгеләде.
Лидерлар Клубы рәисе Артем Аветисян Рөстәм Миңнехановка гамәлгә ашырылучы "Контроль сатып алулар" проекты турында сөйләде. Әлеге проект дәүләт органнарының кирәкле контроль һәм теркәү процедураларның никадәр тиз һәм уңайлы булуын эшкуарларның үзләре тарафыннан "яшерен" тикшерелүен күз алдында тота. Елга ике мәртәбә мондый "сатып алуларның" нәтиҗәләре буенча нотыклар Россия Президентына тәкъдим ителәчәк. Артем Аветисян әлеге проектта катнашуга Татарстан эшкуарларын да чакырды.
Шулай ук очрашу барышында делегация әгъзалары республика җитәкчелегенә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен һәм инвестицион климатны яхшырту буенча тәкъдимнәр билгеләделәр. Татарстан вәкилләрен клубның бизнес-делегациясе составына керергә чакырдылар.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимнәрне хуплады һәм аларның уңышлы гамәлгә ашырылуына ышанганын белдерде. «Безгә безнең илдә һәм аннан читтә нинди уңай әйберләр барлыгын белү бик мөһим, һәм без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез», - дип тәмамлады очрашуны Татарстан Президенты.