Казанда “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәге ачылды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Казанда “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторларының инжиниринг үзәге ачылды.
Региональ инжиниринг үзәгенең төп максаты – Россия төбәкләрендә симуляция үзәкләрен булдыру аша, РФ сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү өчен кирәкле булган 32 белгечлек буенча медицина симуляторларын апробацияләү һәм эшләү.

Бу үзәктә Вероника Скворцовага “Эшләнмәләр һәм инженерия” махсус лабораториядә башкарылган яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр.

Икенче “Клиник очраклар һәм методика” лабораториясендә министрга медицина симуляторларының төп юнәлешләр - лапароскопия, ангиография, эндоурология, гинекология буенча эшләвен күрсәттеләр.

Вероника Скворцова бу үзәкнең проектын югары бәяләде һәм бу эшләнмәләрне бөтен Россия буенча тиражын билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International