ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 нче май 11 сәгать 30 минутта, ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның икътисад министры каршында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узачак. Ул онлайн режимда трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.
Утырыш кысаларында министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова 2014 нче елның беренче кварталында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерәчәк.


Министрлыкның конкуренция үсеше бүлеге башлыгы Ильяс Галимов 2014 нче елның беренче кварталында, ТР дәүләт заказын формалаштыру, аның белән идарә итү, шулай ук министрлык ихтыяҗлары өчен заказлар билгеләү барышында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы чаралар турында сөйләячәк.


ТР Икътисад министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет вәкиле, “Кадрлар резервы” Республика проектының башкаручы директоры, “ТР Яшьләр ресурс үзәге” коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе, “ТР Студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Шихобалов “Коррупциягә каршы көрәштә иҗтимагый оешмалар роле” турында доклад тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International