Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Кирәкле мәгълүматлар
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Пекинда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр
Бүген Россия Федерациясенең Пекиндагы илчелегендә Кытай эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты. Чарага Кытайның берничә дистә предприятие вәкилләре дә чакырылган иде.
Илдар Халиков: “Халык контроле” системасы республика халкы арасында актуальлек һәм популярлыкка ирешә
Бүген Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы республика халкы арасында зур актуальлек һәм популярлыкка ирешә, һәм бу мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча да күренә.
Татарстан делегациясе Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыятендә булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыяте рәисе Ли Сяолин ханым белән очрашу узды.
Рөстәм Миңнеханов Кытайның эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре белән очрашты
Бүген Пекинда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның алдынгы дәүләт корпорацияләре – Кытай инвестицион корпорациясе һәм “Поли Груп” төркеме - җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Президенты Пекинда берничә эшлекле очрашу уздырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФнең Пекиндагы илчелегендә Кытай бизнесы вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды.
КХР Сәүдә палатасының машина-техника продукциясе импорты һәм эскпорты буенча вице-президенты Ши Йонгхонг, Кытай предприятиеләре Татарстан мөмкинлекләрен һәм аның инвестицион потенциалын яхшырак аңласын өчен, республикага Кытай эшлекле даирәләре визитын оештырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов имзаланган килешү нигезендә хезмәттәшлекнең аерым, перспектив юнәлешләре буенча эшне тагын да яхшырак оештырырга өндәде. Аерым алганда, Кытай компанияләренең берсе Россиягә станоклар җитештереп җибәрү яки производствосын оештыру мөмкинлеген карый.
“Россиядә станоклар төзелеше мәсьәләсе бик кискен тора. Сәнәгатьне модернизацияләү яңа станоклар кертүне таләп итә, ләкин әлегә без тиешле дәрәҗәдәге производстволарыбызга ия түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең базар зур, ә сез аңа якынрак булырга тиеш, шуңа күрә сез производствоны бездә оештыра алыр идегез. Ә без сезгә барлык шартларны булдырырга әзер”.
“Транснефть” АК” ААҖ вице-президенты Владимир Рушайло белән очрашу
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Транснефть” АК” ААҖ вице-президенты Владимир Рушайло белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Искә төшерәбез, Владимир Рушайло Казанда ике көнлек эшлекле очрашуда (2014 елның 16-17апреле). Бүген көннең беренче яртысында ул Казанда “СЗМН” (“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре”) ААҖ базасында “Транснефть” системасы объектлары куркынычсызлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашты.
Татарстандагы эшлекле очрашу кысаларында Владимир Рушайло “Ковали” нефть чыгару станциясендә булачак, Казанда ИТ-парк эшчәнлеге белән танышачак, спорт инфраструктурасының зур объектларын караячак, берничә эшлекле очрашу уздырачак.
15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Урумчида Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалын презентацияләделәр
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре кысаларында Урумчида республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентацияләнде. Чарада Кытай компанияләренең якынча 170 вәкиле булды, анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Эшкуарлар игътибарына!
2014 елның 16.17 һәм 18 апрельләрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert сайтында карап була.
Рөстәм Миңнеханов: “Синцьзян һәм Татарстан элемтәләре дәрәҗәсе әлегә мөмкин булганнан ерак”
Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы хезмәттәшлек өчен бик күп мөмкинлеккә ия, ләкин алар тулысынча ачылмаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәяси бюросы әгъзасы - Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгыр автономияле районы комитеты секретаре Чжан Чуньсянь белән очрашу барышында белдерде.
Очрашу Өремче шәһәренең СУАР административ үзәгендә булды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ТАИФ” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Кытайда трансформаторлар җитештерүче Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели
Трансформаторлар һәм элект челтәре җиһазларын җитештерүче лидерларның берсе - ТВЕА Кытай компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә һәм ТР территориясендә үз производствосын ачарга теләге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Урумчида ТВЕА заводына һәм штаб-квартирасына барулары кысаларында белдерелде.
Компания шулай ук "чиста" энергетика һәм яңа материаллар җитештерү белән шөгыльләнә, аерым алганда, поликристал кремние һәм югары чисталыктагы алюминий.
ТВЕА подстанцияләрне, электр станцияләрен, электр үткәрү линияләрен җиһазлый.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз