2014 нче елның 15 нче маенда ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның икътисад министры каршында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Ул http://yatv.ru/mert сайтында онлайн режимда трансляцияләнде.
Утырыш кысаларында министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова 2014 нче елның беренче кварталында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерде.
Министрлыкның конкуренция үсеше бүлеге башлыгы Ильяс Галимов 2014 нче елның беренче кварталында, ТР дәүләт заказын формалаштыру, аның белән идарә итү, шулай ук министрлык ихтыяҗлары өчен заказлар билгеләү барышында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы чаралар турында сөйләде.
ТР Икътисад министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет вәкиле, “Кадрлар резервы” Республика проектының башкаручы директоры, “ТР Яшьләр ресурс үзәге” коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе, “ТР Студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Шихобалов “Коррупциягә каршы көрәштә иҗтимагый оешмалар роле” турында доклад тәкъдим итте.