Мидхәт Шаһиәхмәтов “WorldSkills Russia” чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләде

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
2014 нче елның 20 нче маенда Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.

Исегезгә төшерик: 16 нчы майда старт алган “WorldSkills Russia” чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм Финляндия белән Көньяк Осетиядән якынча 450 яшь белгеч катнашты. Аларның осталыкларын 487 эксперт бәяләде. 15 мең кв.м артык мәйданчыкта конкурсантлар 35 компетенциядә ярышты. Моннан тыш, ТР һәм “WorldSkills Russia” тамашчыларга һәм экспертларга 4 презентацион компетенция: нефть бораулау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, эшмәкәр һәм пешекче – тәкъдим итте. Чемпионатта 50 меңнән артык кеше булды. Көн саен Интернетта ярышларның барышын Россиянең 56 төбәгеннән якынча 6,5 мең кеше күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International