ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects архитектур бюро җитәкчесе һәм аңа нигез салучы Ян Гейл белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында узды.
Шәһәрне планлаштыру мәсьәләләре, чит илләрнең заманча шәһәрләрне формалаштыруда һәм шәһәр инфраструктурасын оештыруда тәҗрибәләрен куллану мәсьәләләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның социаль-икътисадый үсеше Стратегияе-2030да Казанның һәм Казан агломерациясенең алга таба үсеше, шулай ук “Иннополис” шәһәр-иярчене һәм “Смарт Сити Казан” проекты билгеләнгән. Шәһәр кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Казан районнарын, яр буен төзекләндерү эше бара.
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген Санкт-Петербургта «ТАИФ» ААҖ һәм GE компаниясе стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандум имзаладылар.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандумда «ТАИФ» компанияләр төркеменең энергетика, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволарын төзү һәм модернизацияләү буенча проектларны гамәлгә ашыру каралган.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео яңа проектлар буенча фикер алыштылар.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген IBM Татарстан Республикасы базарында шактый актив эшли. Без сезнең компания белән хезмәттәшлеккә җитди карыйбыз, аны үстерергә әзербез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бруно Ди Лео глобаль логистик үзәк ачу, IBMның бөтен дөньядагы, шул исәптән Кытайда һәм Румыниядәге үзәкләре турында сөйләде. Татарстанга килгәндә исә, мондый үзәк 2014 ел эчендә Лаеш районында ачылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ренессанс» холдинг идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты.
Очрашу «Ленэкспо» комплексы территориясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Renaissance Holding («Холдинг Ренессанс») – төзелеш, күчемсез мөлкәткә, энергетикага һәм сәүдәгә инвестицияләр белән шөгыльләнүче компанияләр төркеме, аңа 1993 елда нигез салынган. Холдингның әйдәүче компанияләреннән берсе - «Ренессанс Констракшн» - ул дөньяның 100 иң яхшы халыкара подряд фирмаларыннан санала һәм Төркиядә иң эре халыкара подрядчы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Төркия компанияләре “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә уңышлы бизнес алып бара. Тулаем Төркия Татарстанның иң төп икътисадый партнерларыннан берсе, диде ул.
Татарстан Республикасы Air Liquide («Эр Ликид») компаниясе белән алты ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Air Liquide компаниясенең баш вице-президенты Жан-Пьером Дюприйе белән очрашуда белдерде.
Очрашу Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә компания “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә техник газлар (кислород, азот, водород-азот катнашмасы) җитештерү проектын гамәлгә ашыра.
Бүген регионнар инфраструктур характердагы мәсьәләләрне федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итә алмыйлар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Глобаль кризис юкка түгел: без соңгы елларда нәрсәгә өйрәндек һәм нәрсәгә өйрәнә алмадык?» сессиясендә хәбәр итте. Сессия Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» комплексы мәйданчыгында оештырылган иде.
Сессиядә төп чыгыш ясаучыларның берсе Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин булды. Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан ничек хәзерге заман проектларын гамәлгә кертә һәм эре проектларны гамәлгә ашыр ала дигән сорау бирде.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында узды.
Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов илчене Татарстан Республикасына чакырды. Без сезнең визитны якын арада әзерләргә әзер, дип әйтте ул, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре белән якынрак танышырга һәм Сабантуй милли бәйрәмендә катнашырга өндәде.
Бүген без энергия нәтиҗәлелеге буенча Көнбатыш конкурентларыннан ике-өч мәртәбә артта барабыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара форумында «Энергия нәтиҗәлелеген арттыру: кем тизрәк- хосусый сектормы яисә дәүләтме?» панель дискуссиясе кысаларында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, энергияне сак тоту законы кысаларында Татарстанда энергия ресурсларын сак тоту буенча өч республика программасы кабул ителгән инде. Бу программалар 2000 елдан бирле ҖРП сыешлыгын 47%ка киметергә ярдәм итте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәскәү-Казан югары тизлекле тимр юл магистрален төзү хезмәт мәшгульлеге зоналарына киң территорияләрнең кушылуына китерәчәк, халыкның хезмәт мобильлеген арттырачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов “Россияне берләштереп: Мәскәү-Казан беренче ватан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләүнең технологик һәм бәяләү аудиты нәтиҗәләре” сессиясендә белдерде.
Сессия бүген ачылган Петербург икътисадый форумы кысаларында узды.
Сессия модераторы – “РТЮ” ААҖ беренче вице-президентыАлександр Мишарин.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Финанс-бюджет күзәтчелеге җитәкчесе Александр Смирнов һәм РФ Федераль казначейлык җитәкчесе Роман Артюхин белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең ТРда территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, Федераль казначейлыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә башлыгы урынбасары Ирек Зарипов катнашты.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар республикада финанс күзәтчелегенә караган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Казанда Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең 10 елллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру шулай ук фикер алышуның темасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International