2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумы расланды
2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 17 май, 328 нче карары белән 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумы расланды.
Татарстан Республикасында инновация эшчәнлегендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында, Татарстан Респуб-ликасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумын (карарга теркәлә) расларга.
2. Инновация эшчәнлеге субъектларына ел саен, хисап елыннан соң килүче елның 1 маена кадәр, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитетына 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумында күрсәтелгән күрсәткечләр буенча мәгълүмат кертүне тәкъдим итәргә.
3. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитетына инновация эшчәнлеге субъектларының үзләренә беркетелгән максатчан ориентирларны үтәвенә мониторинг гамәлгә ашырырга, җыелма йомгакларны Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына җибәрергә.
4. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына инновация эшчәнлеге субъектларының үзләренә беркетелгән максатчан ориентирларны үтәвенә мониторинг нәтиҗәләрен ел саен “Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге йомгаклары турында” дәүләт докладында бастырып чыгаруны тәэмин итәргә.
5. Татарстан Республкасы Министрлар Кабинетының түбәндәге карарлары үз көчен югалткан дип санарга:
“2011 - 2013 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумын раслау турында” 2011 ел, 24 гыйнвар, 38 нче;
“Татарстан Республкасы Министрлар Кабинетының “2011 – 2013 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумын раслау турында” 2011 ел, 24 гыйнвар, 38 нче карары белән расланган 2011 – 2013 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумына үзгәрешләр кертү хакында” 2011 ел, 10 сентябрь, 757 нче.
6. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына йөкләргә.