Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2014 ел
шимбә
«Чистай» Индустриаль паркы үсеше турында фикер алыштылар
2014 елның 4 нче июнендә Чистай шәһәрендә «Чистай» Индустриаль паркы үсеше тырында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Икътисад министрының урынбасары Марат Шәрифуллин катнашты.
Анда «Чистай» Индустриаль паркы территориясендә инвестицион проектлар гамәлгә ашыру сорауларын карадылар.
6
июнь, 2014 ел
җомга
«РЖД» ААҖнең өлкән вице-президенты Валентин Гапанович белән очрашу
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ өлкән вице-президенты – «Тимер юл техникасы җитештерүчеләр берләшмәсе» президенты Валентин Гапанович белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шулай ук Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун һәм «ALSTOM Deutschland AG» компаниясе идарәсе әгъзасы Мартин Ланге катнашты.
Яклар инфраструктура проектлары, “Мәскәү – Казан” зур тизлекле тимер юл магистрален төзү проекты буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Муниципаль районнар белән киңәшмә
Бүген Татарстан кырларында дымның запасы бик түбән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов билгеләвенчә, республиканың 40 районында куркыныч күренеш – коры җил (суховей) булуы билгеләнгән. Ул аграрийларга иминият компанияләре белән активрак эшләргә тәкъдим итте.
Марат Әхмәтов корылык шартларында башкарыла торган чаралар турында җентекләбрәк сөйләде(үсемлекләрнең корылыкка чыдам сортларын утырту, үсемлекләрне стресска каршы препаратлар белән тукландыру).
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген көндә 278 берәмлек техника су сибү белән шөгыльләнә.
Терлек азыгын әзерләүгә килгәндә, Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенгә 16 мең т печән һәм 52 мең т сенаж әзерләнгән (шартлы 1 баш терлеккә 0,4 ц терлек азыгы берәмлеге). Кайбер районнарда яфрак азык әзерләү башланды, шушы арада бу эшкә Татарстанның барлык районында керешәчәкләр, диде Марат Әхмәтов.
ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләрнең шикаятьләрен һәм тәкъдимнәрен электорон формада кабул итә
ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләрнең шикаятьләрен һәм тәкъдимнәрен электорон формада кабул итә.
Сатып алу өлкәсендә контракт системасын гамәлгә ашыру буенча Федераль законга үзгәрешләр кертелде
Контракт системасын гамәлгә ашырганда консультация-методик ярдәм күрсәтү максатында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Методик материаллар яңа законның төп нигезләмәләренә кыскача аңлатма бирә, шул ук вакытта басым «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге элек гамәлдә булган 94-ФЗ номерлы Федераль законда каралмаган һәм контракт системасында яңалык булган (бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу тәртибенең үзгәрүе, экспертиза уздыруның зарурлыгы һ.б.ш.) нигезләмәләргә ясала.
Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә
2014 елның 5 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 75,6 мең кв.м торак төзеп тапшырылган (бу еллык биремнең 44,8%), узган елга караганда 103,1% тәшкил итә.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Социаль ипотека программасы буенча 86,1 мең кв. метр мәйданлы 40 йорт тапшырылды (1 мең 521 фатир). Ике атнада динамика – 4 объектны тапшыру.
2014 нче елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 52 мең 913 кв.метр мәйданлы 52 йорт төзелеше планлаштырылган. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 41 мең 492 кв.м мәйданлы 11 йорт төзелеше бара.
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе проектын эшләүнең барышы турында фикер алыштылыр
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») проектын эшләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Леонтьев үзәге белгечләре сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» ЯЧҖ консорциумы җитәкчелегендә («Шәһәр планлаштыру лабораториясе», AV Group, Социологик тикшеренүләрнең бәйсез үзәге ҖЧҖ, Социаль сәясәт бәйсез институты, Ernst & Young компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.
ТР Икътисад министрлыгында РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең Татарстан икътисадына йогынтысы мәсьәләсе каралган
Кичә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең Татарстан икътисадына йогынтысы мәсьәләсе буенча икътисади совет карарларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Дмитрий Перфилов, “ТР Дәүләт заказы буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе һәм Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре катнашкан.
Киңәшмәдә, Россия Икътисад үсеше министрлыгында фикер алышу өчен, тәкъдимнәр эшләнгән һәм мәсьәләләр каралган. Киңәшмәдә кузгатылган мәсьәләләрнең берсе дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен Россия җитештерүчеләрендә сатып алына торган товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы булган.
Интеллектуаль милек базарын үстерү программасы буенча семинар
2014 елның 5 нче июнендә 2014 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында интеллектуаль милек базарын үстерү программасы буенча семинар узды.
Семинарны профессор Ирек Мөхәмәтшин уздырды.
Семинарда 100 ләп оешма вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы
2014 елның 5 нче июнендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз