Сатып алу өлкәсендә контракт системасын гамәлгә ашыру буенча Федераль законга үзгәрешләр кертелде

2014 елның 6 июне, җомга
Контракт системасын гамәлгә ашырганда консультация-методик ярдәм күрсәтү максатында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Методик материаллар яңа законның төп нигезләмәләренә кыскача аңлатма бирә, шул ук вакытта басым «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге элек гамәлдә булган 94-ФЗ номерлы Федераль законда каралмаган һәм контракт системасында яңалык булган (бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу тәртибенең үзгәрүе, экспертиза уздыруның зарурлыгы һ.б.ш.) нигезләмәләргә ясала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International