ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 2 нче июненнән алып 10 нчы июненә кадәр Монополиягә каршы федераль хезмәт Укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасы контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм идарәчеләре өчен үзәкләштерелгән укулар оештырылды. Укулар тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга һөнәри квалификацияләрен күтәрү турындагы таныклыклар тапшырыла.
Заказчыларның һөнәри дәрәҗәсе контракт системасының бер принцибы булып тора. Контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм контракт идарәчеләре югары белемгә яисә сатып алулар өлкәсендә өстәмә һөнәри белемгә ия булырга тиешләр.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков алдагы ягу сезонына уңышлы әзерләнү өчен, бурычлы предприятиеләргә газ һәм электр утын сүндерергә өндәде. Тиешле йөкләмәне ул ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә бирде.

“Ягу сезоны тәмамланды. “Газпром межрегионгаз Казань”, “Татэнергосбыт”ка һәм “Генерирующая компания”гә, агымдагы түләүләрне тулы күләмдә тәэмин итү өчен, барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк, шул исәптән, сүндерүне”, - дип белдерде ул.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүматы буенча, агымдагы елның 1 нче июненә торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең газ һәм электр энерниясен кулланган өчен срогы чыккан бурычы якынча 865 млн.сум тәшкил итә: электр энергиясен кулланган өчен - 55,8 млн. сум һәм 809 млн. сум – газ өчен.

Фәйзуллин сүзләренчә, газ өчен бурычларны бетерү өлкәсендә Азнакай, Чистай, Тәтеш, Буа, Сарман, Саба, Әтнә районнарында һәм Яр Чаллыда эш яхшы оештырылган. Бу юнәлештә эшчәнлекне Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Нурлат һәм Лениногорск районы башлыкларына көчәйтергә кирәк.
Татарстанда эшмәкәрлек климатын күзәтү астына алалар. Ай саен республикабызда бизнес үсешенә комачаулаучы сәбәпләр ачыкланачак. Малтабарларны борчыган мәсьәләләрне 4 канал ярдәмендә туплап, аларга тирәнтен анализ ясарга ниятлиләр.

Бүгенге көндә Татарстанда 140 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Соңгы өч елда кече һәм урта предприятиеләр саны 19 процентка арткан. Әмма шәхси эшмәкәрләр исәбендә, киресенчә, кимү тенденциясе күзәтелә. Бу өлкәдә югалтулар 30 процент дәрәҗәсендә дип исәпләнгән. Һәм малтабарлар бизнестан “качуын” дәвам итә. Үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, алар эшмәкәрлектән читләшүен иминият кертемнәре артуы, эшчәнлекнең түбән рентабельлеге, җитештергән продукцияне сату белән булган проблемалар һәм аренда бәясе кыйммәт булу белән аңлата.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карады, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булды.
Тынычлык проспектында Р.Миңнеханов яңа трамвай линиясе төзелешенең барышы белән танышты. 12,2 км озынлыктагы җирдә урнашкан линия шәһәрнең яңа һәм иске өлешен кушачак һәм 566,8 млн сумга төшә, шуның 58,9 млн сумы – тарту подстанциясе бәясе. Татарстан Республикасы Президенты Чаллы мэры Васил Шәехразиев хәбәр иткәнчә, яңа линияне эшләтеп җибәрү срогы – 2014 елның 25 декабрендә.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президентына КФУ инжиниринг үзәген күрсәтте. 29 лабораторияне берләштергән яңа үзәк белгечләрне максатчан әзерләүгә юнәлдерелгән, беренче чиратта автомобиль сәнәгатенә. Биредә предприятиеләр заказы буенча төрле тикшеренүләр үткәрелә.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында төзелеп килүче трамвай линиясен карады, Казан федераль университетының инжиниринг үзәгендә һәм ИТ-паркта булды.
Тынычлык проспектында Р.Миңнеханов яңа трамвай линиясе төзелешенең барышы белән танышты. 12,2 км озынлыктагы җирдә урнашкан линия шәһәрнең яңа һәм иске өлешен кушачак һәм 566,8 млн сумга төшә, шуның 58,9 млн сумы – тарту подстанциясе бәясе. Татарстан Республикасы Президенты Чаллы мэры Васил Шәехразиев хәбәр иткәнчә, яңа линияне эшләтеп җибәрү срогы – 2014 елның 25 декабрендә.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президентына КФУ инжиниринг үзәген күрсәтте. 29 лабораторияне берләштергән яңа үзәк белгечләрне максатчан әзерләүгә юнәлдерелгән, беренче чиратта автомобиль сәнәгатенә. Биредә предприятиеләр заказы буенча төрле тикшеренүләр үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “АМиК” телевизион иҗат берләшмәсе генераль директоры Александр Масляков белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм “Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.

“КВН-2014" I Халыкара берлеге форумының нәкъ менә Казанда узуы – куанычлы хәл”, - дип белдерде Александр Масляков. “АМиК” телевизион иҗат берләшмәсе генераль директоры бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында форум кысаларында КВН Халыкара берлегенең Югары, Премьер, Беренче һәм Үзәк лигалар командалары катнашында гала-концерт булачагын искә төшерде.

2014 елның 18 июнендә 15.00 сәгатьтә «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алу өчен Татарстан Республикасыннан җыелма гаризага керүне дәгъвалаучылар гаризаларын карау комиссиясенең утырышы була.
Сайлап алуга түбәндәге гаризалар кертелгән:
– «Теләче» сәнәгать паркы үсеше ( I чират төзелеше, 10 га)»;
– «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Агач эшкәртү» шәхси сәнәгать паркы»;
– «Биектау» инновация-сәнәгать паркы (Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы)».
Утырыш Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, кабинет 306 адресы буенча узачак.

Татарстанда Эшмәкәрлек климатын мониторинглау системасы гамәлгә куела. Татарстанның Икътисад министрлыгы җитәкчелеге эшмәкәрлек үсешенә комачаулый торган сәбәпләр булуына борчылып чаң суга. Министрлык тарафыннан оештырыла торган ТР эшмәкәрлек климатын мониторинглау системасы, республика җитәкчелеге алдында теге яки бу дәүләт хакимияте органы ничек хисап тотуына карамастан, эшмәкәрлек өлкәсендәге “авырткан” нокталарны ачыкларга ярдәм итәр, дип өметләнә белгечләр.
Бүген “Татмедиа” агентлыгында әлеге темага багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм “Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге” учреждениесе җитәкчесе Артем Наумов җавап бирде.

7
июнь, 2014 ел
шимбә
2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») проектын эшләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Леонтьев үзәге белгечләре сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясе («Стратегия 2030») Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» ЯЧҖ консорциумы җитәкчелегендә («Шәһәр планлаштыру лабораториясе», AV Group, Социологик тикшеренүләрнең бәйсез үзәге ҖЧҖ, Социаль сәясәт бәйсез институты, Ernst & Young компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әзерләнә.
Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммитын даими рәвештә уздыру халыкара мәйданда Татарстанны тану дәрәҗәсен арттыруда һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында белдерде.

Беренче чиратта, журналистлар ТР Президентының “Kazansummit” кебек чараның мөһимлеге турында фикере белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара мәйданда Татарстан Республикасын таныту вакыт таләп итә, ләкин, вакыт узу белән, бу эштән нәтиҗә тагын да күбрәк сизеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International