ТР Икътисад министрлыгында РФнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең Татарстан икътисадына йогынтысы мәсьәләсе каралган

2014 елның 6 июне, җомга
Кичә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең Татарстан икътисадына йогынтысы мәсьәләсе буенча икътисади совет карарларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Дмитрий Перфилов, “ТР Дәүләт заказы буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе һәм Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре катнашкан.
Киңәшмәдә, Россия Икътисад үсеше министрлыгында фикер алышу өчен, тәкъдимнәр эшләнгән һәм мәсьәләләр каралган. Киңәшмәдә кузгатылган мәсьәләләрнең берсе дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен Россия җитештерүчеләрендә сатып алына торган товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы булган.
Моннан тыш, киңәшмәдә шина продукциясе һәм кулланылышта булган шиналарны Таможня берлегенең таможня территориясенә кертүне тыю буенча техник регламент эшләү зарурияте, Россиянең шиналарны утилизацияләү системасын булдыру кирәклеге турында республиканың шиналар комплексы тәкъдимнәре каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International