ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 5 нче июнендә 2014 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Цицикар шәһәреннән килгән делегация белән очрашу узды.
Киңәшмә бырында Цицикар шәһәреннән килгән делегация Татарстан Республикасының икътисади үсешен һәм инвестицион потенциалы белән танышты.
Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында бүген очрашуларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан Сәед Мөхәммәт әл-Мансури сөйләштеләр.
Очрашу Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә Kazansummit 2014форумы кысаларында узды.
БГӘ делегациясе саммитта хөрмәтле кунаклар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, ул шулай ук БГӘ вәкилләренә Kazansummit чараларында катнашуга чакыуны кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) үзара инвестицион хезмәттәшлеге үсеше перспективалары турында бүген Kazansummit-2014 кысаларында узган Татарстан – Әмирлек эшлекле форумында катнашучылар фикер алыштылар. Форумда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, БГӘнең икътисад министры Солтан бине Сәед әл Мансури , БГӘ эшмәкәрлек делегациясе әгъзалары катнашты.

Илдар Халиков форумда катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “БГӘ – иң тиз үсештәге илләрнең берсе. Без сезнең тәҗрибәгезне төрле өлкәләрдә өйрәнәбез – шәһәрне планлаштыруда, МИЗ булдыруда, туристлык инфраструктурасында, һәм әлбәттә, икътисадны үстерүдә”, -дип мөрәҗәгать итте ул делегация әгъзаларына.

Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммитын даими рәвештә уздыру халыкара мәйданда Татарстанны тану дәрәҗәсен арттыруда һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында белдерде.

Беренче чиратта, журналистлар ТР Президентының “Kazansummit” кебек чараның мөһимлеге турында фикере белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара мәйданда Татарстан Республикасын таныту вакыт таләп итә, ләкин, вакыт узу белән, бу эштән нәтиҗә тагын да күбрәк сизеләчәк.
Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитын уздыру Россия регионнарының инвестицион потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирә, безнең ислам дөньясы белән аралашырга әзер булуыбызны белдерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында «Россия һәм ИХО илләре: инвесторларның, бизнесның һәм хакимиятнең стратегик иминлек мәсьәләләрен хәл итүдәге хезмәттәшлеге» стратегик форумында чыгыш ясаганда белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясы гаять күп табигать, хезмәт һәм рухи байлыкларны саклаучы булып тора. Мөселман дәүләтләре белән багланышларны үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.
Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммитын даими рәвештә уздыру халыкара мәйданда Татарстанны тану дәрәҗәсен арттыруда һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә мөһим звено булып тора. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында белдерде.

Беренче чиратта, журналистлар ТР Президентының “Kazansummit” кебек чараның мөһимлеге турында фикере белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара мәйданда Татарстан Республикасын таныту вакыт таләп итә, ләкин, вакыт узу белән, бу эштән нәтиҗә тагын да күбрәк сизеләчәк.

“Безнең илне начар беләләр, белсәләр дә, ешрак начар яктан, - дип искәртә Р.Миңнеханов. – Без, кызганычка каршы, ислам дөньясы белән кайбер элемтәләрне югалттык. Ә Татарстан, ислам дине таралган төбәк буларак, Россия һәм мөселман илләре арасында бәйли торган звено булып тора”.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу Халыкара мәгълүмат үзәгендә (МИЦ) Казнда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый чара чит ил вәкилләренә Россия һәм аның төбәкләренең күптөрлелеген һәм үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
2014/2015 нче уку елына идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасы буенча конкурс башланды.
Конкурска барлыгы 180 гариза бирелгән. 2014/2015 нче уку елына идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасы буенча квота- 150 урын.

Конкурс сынауларын узганнарга «Менеджмент», «Финанс менеджменты», «Маркетинг», «Уку өлкәсендә менеджмент» и «Сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджмент» программалары тәкъдим ителәчәк.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Лицензияләштерү» бүлегендә Дистанцион укуларның өченче һәм дүртенче дересләре урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасы Халык консультатив конгрессы(Парламентының Югары Палатасы) регионнары вәкилләре Советы Рәисе Ирман Гусман белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге Линар Якупов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International