ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә конкурентлык һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны РФ Хукүмәте Йортында Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырды.
Чираттагы регуляр Хөкүмәт комиссиясе утырышында базарларның бөтен төрләрендә конкурентлык мәсьәләләре турында сүз барды. Төп нотык белән РФ Федераль монополияләргә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев чыгыш ясады.
Тотрыклы нефть чыгару Татарстанда нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарының үсеше өчен нигез булып тора. Бу хакта бүген Мәскәүдә узган 21нче Дөнья нефть конгрессында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Конгресс 1933 елдан өч елга бер мәртәбә уздырыла, 2011 елда ул Катарда булган. Конгрессны оештыручы - Лондонда штаб-квартирасы булган Дөнья нефть советы, дөньяның 69 иле аның әгъзалары булып тора.
Мәскәүдәге конгресста 80 илдән 4 меңнән делегат катнашуларын раслаганнар. 2014 елгы конгрессның төп темасы – үсеп баручы дөньяны энергоресурслар белән тәэмин итү.

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 11 июнендә Казахстан республикасы Ашхабад шәһәрендә «EXPO-RUSSIA KAZAKHSTAN 2014» Бишенче халыкара сәнәгать күргәзмәсенең тантаналы ачылуы узды. Әлеге күргәзмә 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе Чит илләр министрлыгы вәкиле С.В.Лавров котлау сүзләре укып үтте. Шулай ук, ачуда сәүдә сәнәгать палатасы вәкиле Бияров Мухтархан Нуралдин улы, Алмата шәһәренең эшмәкәрлек, индустриаль-инновацион үсеш һәм авыл хуҗалыгы буенча җитәкчесе Балова Әлфия Рәис кызы катнаштылар.
Әлеге күргәзмәнең максаты ике ил арасындагы политик, икътисад, гуманитар һәм социаль-культур бәйләнешен ныгыту булып тора.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае делегациясе белән очрашты. Очрашуга кадәр ул Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек белән фикер алышкан иде.
Делегация 16-18 июньдә Татарстанда эш сәфәрендә. Бу Чехия Республикасы вәкилләренең җавап визиты булып тора. Искәртеп узабыз: узган елның апрелендә Татарстан делегациясе Чехиядә эш сәфәрендә булган иде.
“Без Чехиядә күргәннәрдән уңай хис-кичерешләр алган идек, сезнең Татарстанга җавап визитыгыз безне күп кенә проектлар буенча якынайтыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте, очрашуны ачып, Татарстан Президенты. Татарстан Чехия Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, фән, мәгариф, төзелеш, инновацион мәсьәләләр һ.б. өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксына.
Якын арада Казан (Идел буе) федераль университеты дөньяви мәгариф системасында җитди позиция билиячәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ ның попечительлек советы утырышында белдерде.
Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов КФУның Инженерия институтында, бу уку йортының инжиниринг үзәге бинасында булды. Аннары аңа университетның Фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа уку-лаборатория кампусы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан Президенты медицина фәннәре үзәге, симуляция медицинасы уку үзәге, фантом класслы стоматология бүлеге эше белән танышты. Шулай ук биомедицина микроскопиясе уку үзәге, анатомия музее да тәкъдим ителде, биредә препаратлар полимер бальзамлау ысулы белән әзерләнгән.

14
июнь, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде. Томск шәһәренең Богашево аэропортында Татарстан Республикасы Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республика мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков кергән.
Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов һәм делегация әгъзалары Томск филармониясенә киттеләр, анда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карадылар.

13
июнь, 2014 ел
җомга
Үткән көннәрдә явып узган яңгырлар Татарстан кырларындагы хәлне яхшыртты, әмма ул әле дә катлаулы булып кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, көтеп алынган яңгырлар республикада төрле интенсивлыкта яуган. Түбән Кама һәм Чүпрәле районнарында яңгыр гомумән булмаган. “Тулаем алганда, Кырларда дым хәле әле дә әйбәт түгел”, - дип белдерде министр.
Быел 65 мм елына уртача норма урынына бары 22 мм яуды, кайбер районнарда тагын да әзрәк. Шул ук вакытта соңгы атналарның нәтиҗәле температуралары суммасы бер ярымга артыграк.
Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 50%тан артыграгы төгәлләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион киңәшмәдә шундый күрсәткечләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быелгы программага кертелгән 793 йортның 792сендә капиталь ремонт эшләре башланган.11 июнгә программаның 4,68 млрд. сумлык гомуми күләменнән Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2,46 млрд.сумлык эшләр кабул ителгән, бу 52,59% тәшкил итә.

12
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанның тарихи үзәгендә яңа биналарны төзү проектларын бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар карады. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкаклар катнашты.
Киңәшәм барышында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева карау өчен 10 яңа төзелеш проектын тәкъдим итте. Киңәшмәдә катнашучылар аларның күбесен хуплады, әмма кайбер проектлар буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 11 нче июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов«ИНВЭНТ» технополисы территориясендә урнашкан Химия технологияләре өлкәсендә региональ инжиниринг үзәгендә киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Икътисад министрының урынбасары Артем Здунов, «ИНВЭНТ» ҖЧҖнең генераль директоры Вячеслав Матвеев катнашты.
Химия технологияләре өлкәсендә региональ инжиниринг үзәгенең генераль директоры Айрат Мөһәмәдиев үткәрелгән эшләр турында сөйләде.
Шулай ук киңәшмәдә Химия технологияләре өлкәсендә региональ инжиниринг үзәгенең киләчәк үсеше турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International