Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае делегациясе белән очрашу
2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае делегациясе белән очрашты. Очрашуга кадәр ул Көньяк Моравия крае губернаторы Михал Гашек белән фикер алышкан иде.
Делегация 16-18 июньдә Татарстанда эш сәфәрендә. Бу Чехия Республикасы вәкилләренең җавап визиты булып тора. Искәртеп узабыз: узган елның апрелендә Татарстан делегациясе Чехиядә эш сәфәрендә булган иде.
“Без Чехиядә күргәннәрдән уңай хис-кичерешләр алган идек, сезнең Татарстанга җавап визитыгыз безне күп кенә проектлар буенча якынайтыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте, очрашуны ачып, Татарстан Президенты. Татарстан Чехия Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр, фән, мәгариф, төзелеш, инновацион мәсьәләләр һ.б. өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксына.
“Билгеле булганча, Чехия Президенты Россиягә килергә җыена. Әгәр ул илнең төбәкләрендә булырга планлаштыра икән, Татарстан Чехия Президентын кабул итәргә әзер: без шат булачакбыз”, - диде ТР Президенты. Аның фикеренчә, ике ил арасында товар әйләнешен арттыру өчен эшне активлаштыру зарур.
Бүген Татарстан автомобиль сәнәгате, медицина, нефть химиясе, төзелеш өлкәләрендә Чехия Республикасы белән хезмәттәшлек итә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә куела. “Элемтәләр өчен яхшы механизм булдырылган. Барыннан да элек, Татарстанның Чехиядәге Сәүдә-икътисадый вәкиллеге бар”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы Р.Миңнеханов.
Чехия - Татарстанның әйдәп баручы икътисадый партнерларының берсе. Бүген республика Чехия Республикасы Хөкүмәте тарафыннан рәсми расланган Россиянең 6 төбәгенең берсе санала. “Без элемтәләрне активлаштырырга тиеш. Бүген Татарстан - төрле бизнес-проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы буларак җәлеп итә торган төбәк”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Михал Гашек сәламләү чыгышында, Татарстанның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае “традицион һәм мөһим партнеры” булачагына ышаныч белдерде. “Без төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләргә үз өлешебезне кертәбез һәм хезмәттәшлекне үстерәчәкбез”, - диде ул.
Губернатор аларның төбәкләре Чехиядә фән һәм яңа эшләнмәләр өлкәсендә иң яхшыларның берсе булуы турында сөйләде. Моның белән бәйле рәвештә, ул республиканың әйдәп баручы вузларының берсендә булу һәм аларның эш юнәлешләрен өйрәнү белән кызыксынуын белдерде. Шулай ук Чехия эшмәкәрләренең республиканың эре предприятиеләре вәкилләре белән ике як өчен дә файдалы очрашулары узачагына өмет баглавын әйтте.
М.Гашек, Татарстан Президентына Чехиягә чираттагы визитында, республиканың барлык крайлары губернаторлары, шулай ук Словакиянең төбәк структуралары губернаторлары белән очрашырга тәкъдим итте. Ул Көньяк Моравия краенда курорт тармагы актив үсеш алуын билгеләп үтте һәм татарстанлыларны Чехиядә ял итәргә чакырды.
“Мин Татарстан Президентының сезнең республикага чакыруын шатланып кабул иттем. Көньяк Моравия крае Россия белән элемтәләргә бай”, - дип билгеләп үтте М.Гашек журналистларга биргән әңгәмәсендә һәм, Чехия белән Татарстан вузлары арасында тирәнтен хезмәттәшлеккә әзер, диде. “Минем белән вәкиллекле делегация килде һәм Татарстанда очрашуларда төгәл проектлар турында сөйләшү алып барачакбыз. Беренче чиратта, ул машина төзелеше тармагына кагыла", - дип ачыклык кертте.
"Безнең төбәкләрнең үсеш стратегияләре охшаш. Безнең сәнәгатьнең структура буенча аермасы бардыр, ә инновациялек, көндәшлек, яңалык, яңа базарлар – барысы буенча без охшаш”, - диде төп ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биреп Рөстәм Миңнеханов. ТР башлыгы сүзләренә караганда, республикада чех телен өйрәнү үзәге булу мөһим, ул мөнәсәбәтләрне үстерергә ярдәм итәчәк.
“Безнең илләр – Чехия һәм Россия – алар зур, аларның куелган бурычлары да зур. Ә менә төбәкләр хезмәттәшлек итәргә тиеш, төбәкара элемтәләргә нигезләнгән мондый мөнәсәбәтләрне җайга салыну, хезмәттәшлек итүнең яхшы формасы. Безнең республика өчен бу мөһим визит һәм без, хезмәттәшләр барлык үсеш юнәлешләрен күрсен өчен, алар эшләргә теләгән структуралар белән туры элемтәгә чыга алсын өчен, барысын да эшләячәкбез”, - дип ышандырып куйды Татарстан Президенты.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз