ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген кич белән Казанга КХР партия ҮК политбюросы әгъзасы, ККП ҮКның сәяси-юридик комиссиясе секретаре Мэн Цзянчжу эшлекле очрашуга килде.

Казанның халыкара аэропортында Мэн Цзянчжуны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Искә төшерәбез, Мэн Цзянчжу һәм КХРның башка вәкилләре Татарстанга куркынычсызлык мәсьәләләрен алып баручы дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнашу өчен килде (бу чара Казанда 2014 елның 19 июнендә “Корстон”да узачак).
Бүген перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасында Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш прогнозы ясау буенча ведомствоара эшче группасының күчмә утырышы булды. Утырышны АМР башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгәтуллина үткәрде.

Киңәшмә барышында 2015-2017 елларга предприятиеләрнең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге прогнозы каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Лицензияләштерү» бүлегендә Дистанцион укуларның бишенче дересе урнаштырылган.
Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.
Имза салу тантанасында КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара Ли Хуэй һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында уздырылды.
Бүген Казан синтетик каучук заводы территориясендә яңа проектка башлангыч бирелде. Аның асылы ил сәнәгатенең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кремнийорганик материаллар (ягъни, силикон) производствосына старт бирүдән гыйбарәт. Шул рәвешле, безнекеләр импорт рәвешендә керә торган силиконны үзебездә җитештерергә ниятли. “КЗСК-Силикон” яңа заводы төзелеше башлану хөрмәтенә бүген завод территориясендә истәлек билгесе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Внешэкономбанк” (Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы) дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Владимир Дмитриев, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Казан синтетик каучук заводы” идарәсе рәисе Евгения Даутова һәм башкалар катнашты.
Проектның гомуми бәясе 9,8 млрд сум күләмендә дип бәяләнә. Аның 7,8 млрд сумын кредит рәвешендә “Внешкэномбанк” бирсә, калган 2 млрд сумы – предприятие хисабына. Шул рәвешле, “КЗСК – Силикон” заводы елына 40 мең тонна тәшкил иткән проект куәтлелегенә чыккач, Россия компанияләре үзебезнең чималга күчәчәк, дип фаразлана. Кремнийорганик мономер – метилхлорсилан исемле материалның 20 проценты белән чимал сыйфатында Казан синтетик каучук заводы тәэмин ителәчәк, калганы базарга юл тотачак. Предприятиедә 755 эш урыны булдырылачак.
Россиянең оборона-сәнәгать комлпексы продукциясендә чит ил комплект өлешләрен үз илебездә җитештерелгән аналоглары белән алыштыру перспективалары турында бүгенге киңәшмәдә сөйләштеләр, аны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан ОСК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Чара “Казан вертолет заводы” ААҖдә үткәрелде.
Киңәшмә башланыр алдыннан хөрмәтле кунаклар “КВЗ” ААҖнең ахыргы җыю цехында булдылар. Биредә Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов “Ми-8”, “Ми-17”, “Ансат” вертолетларын, шулай ук яңа авыр вертолет прототибы “Ми-38”не дә карадылар.
Бүген Россия Федарациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда Симонов исемендәге тәҗрибә- конструкторлык бюросы эшләнмәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
«М.П. Симонов ис. ТКБ» ААҖ ФҖБ башта спорт авиациясенең тәҗрибә-конструкторлык бюросы буларак барлыкка китерелгән иде. Бу бюро Михаил Петрович Симонов җитәкчелегендә төзелгән иде, ул соңыннан Сухогой ТКБ генераль конструкторы, Су-27 очкычларын уйлап табучы һәм гамәлгә ашыручы булды. 60 нчы еллардан алып ТКБ очучысызлык тематикасы белән шөгыльләнде. Предприятиедә МиГ-19, МиГ-21, Миг-23, Л-29, Ла-17ММ очучылы самолётлар базасында һава мишеньнәре эшләнде. 90 нчы еллардан соң предприятие бу теманы актив рәвештә тормышка ашыра башлады һәм 2009 елда һава мишеньнәрен һәм «Дань» модернизацияләнгән комплексын дәүләт дәрәҗәсендә сынап карады, нәтиҗәдә Россия Федарациясе Хәрби Көчләре коралларына «Дань-М» модернизацияләнгән комплексы өстәлде.

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 17 нче июнендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
2014 елның 17 нче июнендә Германиянең Лейпциг шәһәрендә “Сабантуй” бәйрәме узды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан Икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин катнашты.
Сабантуй Лейпциг шәһәренең Клары Цеткин исемендәге паркта узды. Бәйрәм өч телде( татар, урыс һәм немец) уздырылды.
Бүген “Татарстанда тарихи-мәдәни мирас үсеше һәм аны саклап калу: нәтиҗәләр һәм перспективалар” темасына узган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова шулай дип белдерде. Матбугат очрашуында шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Светлана Персова хәбәр иткәнчә, 2011-2013 нче елда Казанда 96 мәдәни мирас объекты реставрацияләнде, 285 объект тәртипкә китерелде. Объектлардагы эшләр, нигездә, фундамент, түбә, идән астын, фасадны, интерьерны төзекләндерүдән гыйбарәт булган. Мәдәният министры урынбасары билгеләп узганча, Универсиадага әзерлек 2011 нче елда Казанның тарихи үзәген саклап калу юнәлешендә эшләрне башлап җибәрүгә этәргеч бирде. “Бүген Казанда гына түгел, республика күләмендә күп кенә объектларда эшләр дәвам иттерелә. “Мирас” программасы кысаларында 8 мәдәни мирас объектында эшләр алып барыла”, - диде ул. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан ул вакытта мөшкел хәлдә булган Казан үзәгендәге дүрт музейны реставрацияләүгә акча бүлеп бирелгән: бу Горький, Ленин, Боратынский, Толстой музейлары. Әлеге объектларда үзгәртеп кору эшләре азагына якынлаша. Ленин музеенда инде экспозицияне ягы өлешчә әзер, калган объектларда экспозиция эшләре көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International