Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
КФУ ның попечительлек советы утырышы
2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Якын арада Казан (Идел буе) федераль университеты дөньяви мәгариф системасында җитди позиция билиячәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ ның попечительлек советы утырышында белдерде.
Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов КФУның Инженерия институтында, бу уку йортының инжиниринг үзәге бинасында булды. Аннары аңа университетның Фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа уку-лаборатория кампусы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан Президенты медицина фәннәре үзәге, симуляция медицинасы уку үзәге, фантом класслы стоматология бүлеге эше белән танышты. Шулай ук биомедицина микроскопиясе уку үзәге, анатомия музее да тәкъдим ителде, биредә препаратлар полимер бальзамлау ысулы белән әзерләнгән.
Аннары яңа уку-лаборатория кампусының административ бинасында КФУ попечительлек советы утырышы узды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында вузда башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде. “Университет үсеш ала. Ничек ремонт үткәрелүен карадык, уңай хис-кичерешләр калды”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Күптән түгел, 10 июньдә КФУ ның инжиниринг үзәгендә булуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, республикада 20 дән артык фәнни лаборатория ачылачак, аларны гамәлгә кую өчен якынча 200 млн сум акча сарыф ителәчәк.
КФУның инженерлык юнәлеше үсешенә 450 млн сум чамасы акча бүленгән. “Мондый уку-лаборатория кампусы булдыру комплекслы һәм гамәли характердагы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов һәм вуз белгечләре республиканың эре предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты сүзләренә караганда, симуляция медицинасы уку үзәге дөньяви дәрәҗәдәге үзәк буларак горурлык уята. Аның сүзләренә караганда, хәзер КФУ яңа буын белгечләрен бөтенләй икенче дәрәҗәдә әзерли. Шул ук вакытта, республика башлыгы, вуз эшләнмәсе җитди саклау системасы белән җиһазланган булырга тиеш.
“Бүген безнең бурыч – Казан федераль университеты дәрәҗәсен көндәшлек итәргә сәләтле дөньяви югарылыкка күтәрү. Моның өчен күп хезмәт куярга кирәк һәм безнең һәрберебез актив эш итәргә тиеш. Монда иң мөһиме – ректор командасы эше. Без җитди, уңай үзгәрешләр булуын күрәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Кыска вакыт эчендә университетта зур эшләр башкарылуын ассызыклады ул.
“Безнең унивреситет якын арада дөньяви мәгариф системасында җитди позиция алачагына ышанам, монда бернинди шик тә юк. Мондый тикшеренү үзәкләре безгә җитди иде. Безнең эре предприятиеләр безнең эшләнмәләргә мохтаҗ, дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы КФУ җитәкчелегенә. Ул шулай ук вуз вәкилләрен Россия һәм башка илләрдәге хезмәттәшләре белән актив тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
Татарстан Президенты чыгышыннан соң КФУ ның попечительлек советы әгъзалары, попечительлек составына ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинны кабул итү өчен тавыш бирде.
Аннары КФУ ректоры Илшат Гафуров доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан җитәкчелегенә эшләрен югары бәяләүләре һәм ярдәм итүләр өчен рәхмәт белдерде.
Яңа лаборатория кампусын КФУ ның 210 еллыгына ачу планлаштырыла, биредә заманча җиһазланган төрле лабораторияләр урнашачак. Моның өчен 180 млн чамасы акча кирәк. Моннан тыш, быел КФУ ның Бутлеров исемендәге Химия институты бинасын ачу планлаштырыла: анда 30 лаборатория булачак.
КФУ ректоры, республика башлыгына Волков урамында урнашкан 2 нче хастаханә бинасын вузга тапшыруны тизләтүне сорап мөрәҗәгать итте. “Шундый йөкләмә бирелгән иде, әмма әлегә нәтиҗә юк. Процесс бара, документлар белән бәйле тоткарлык бар”, - дип билгеләп үтте И.Гафуров. Татарстан Президенты ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрына бу мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде.
Утырыш ахырында КФУ белән хезмәттәшлек итү турында партнерлар белән килешү имзаланды, алар шуңа кадәр чыгыш ясады.
Утырышка нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов, гомумән, зур эш башкарылган, дип билгеләп үтте. “Бүген без фикер алышкан бурычларны гамәлгә ашыру темпларын акрынайтырга ярамый. Безнең искитмәле лабораторияләр, галимнәр бар, реаль нәтиҗәләр кирәк”, - диде ул.
Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар, республика вузлары җитәкчеләре, фән эшлеклеләре катнашты.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз