ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) «Рено Тракс» (Renault Trucks) компаниясенең җитештерү цехларында булды.
Renault Trucks – граждан һәм хәрби йөк автомобильләре җитештерүче француз компаниясе. Компаниягә 1894 елда сәнәгатьче Луи Рено нигез салган. Renault концерны бүлекчәләренең берсе булган.
«Рено Тракс» компаниясе хәзерге вакытта Volvo Group компаниясенә карый. 2013 елда автомобильләрнең модель рәте тулысынча яңартылган, бу автомобильләр Россиягә дә китереп торылачак. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, йөк автомобильләренең яңа моделен тәкъдир итү 2014 елның 17 июлендә Казанда да уздырылачак. Предприятиедә 750 кеше эшли, шул исәптән 200 кеше – сыйфат хезмәтендә, методикалар әзерләүдә. Уртача хезмәт хакы –1,5 мең евро тирәсе. Елына монда 50 мең двигатель җитештерелә. Предприятиедә двигательләр җыела гына (детальләрнең төп өлеше Volvo Group заводларында җитештерелә).
Татарстан Республикасы француз регионы Рона-Альп белән Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында хемәттәшлекне алга таба үстерергә тели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы, Франция предприятиеләре ассоциациясе, Рона-Альп регионының кече һәм урта бизнес конфедерациясе җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.
Очрашу Лионның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узды.
Лионга визит – Татарстан Республикасы икътисады белән таныштыру, француз эшмәкәрләренә Татарстанның инвестицияләр һәм инновацияләр өлкәсендәге мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләү өчен бик яхшы мөмкинлек, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
12нче майдан алып тулы 1 ай эчендә Татарстан Республикасының 550 ягулык салу станциясеннән тикшерергә 1239 ягулык үрнәге алынган. Хәзерге вакытта шуларның 1114е тикшерү узган һәм 37 сенең дәүләт стандартларына туры килмәве авыкланган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында тикшерү нәтиҗәләренә багышланган брифингта “Ягулык ресурсларын рациональ куллану идарәсе” ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев сөйләде.

Тикшерелгән ягулык үрнәкләренең 27 очрагында ягулык составында күкерт (сера) матдәсе ягулык сату станцияләре җитәкчеләре тарафыннан документта күрсәтелгәннән күбрәк булуы ачыкланган. Шул исәптән 10 очракта әлеге матдә ягулык составында тиешледән артык икәне билгеле булган.
Бүген Лион шәһәрендә (Франция) Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Документка имзаларын Лион ССП вице-президенты Филлип Эро һәм Татарстан Республикасы ССП идарәсе рәисе Шамил Агеев куйганнар.
Имзалау тантанасы Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында шәһәр эшмәкәрләренә Татарстанның икъдисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителгән эшлекле форум кысаларында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул шулай ук Лион Сәүдә-сәнәгать палатасының хөрмәтле кунаклары китабында: “Кадерле дуслар! Сезгә зур уңышлар телим. Татарстан сезне Казанда көтә”, - дигән язу калдырды.
Татарстан Республикасы предприятиеләре француз компанияләре белән хезмәттәшлекне устерү яклы, Рона-Альп Регионы турында күбрәк белергә телиләр. Бу хакта Лионда узган эшлекле форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рона-Альп Регионынең эшлекле даирәләре белән очрашу Лион Сәүдә-сәгәгать палатасы территорясендә үткәрелде.
Чарада Лион ССП вице-президенты Филлип Эро, Франция Предприятиеләр ассоциациясе, Рона-Альп Регионының кече һәм урта бизнес Конфедерациясе, Лион шәһәре мэриясе вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионга (Франция) эшлекле сәфәре кысаларныда Рона-Альп Региональ Советы Президенты Жан-Жак Кейран белән очрашты.
Жан-Жак Кейран Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм регионнар арасында эшлекле мөнәсәбәтләр ике ил – Россия белән Франция арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуына хезмәт итүендә ышанычын белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның Прованс-Альпы-лазурный берег Регионы белән парнер мөнәсәбәтләр булганын белә. Бу безгә Рона-Альп Регины һәм сезнең республика арасында мөнәсәбәтләрне тыгызрак итәргә мөмкинлек бирә, дип әйтте Жан-Жак Кейран.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының чираттагы 38 нче сессиясе киңәшмәсендә Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Киңәшмә бүгенге көннәрдә Катар дәүләте башкаласы Доха шәһәрендә шәех Әл Маясса бине Хамад бине Халиф Әл Тани рәислегендә уза.
Болгар тарих-археология комплексы Исемлеккә кертелгән 1002 нче объект.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының әгъзасы булып 21 ил санала: Алжир, Германия, Индия, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппин, Финляндия, Хорватия, Ямайка.

Бүген Казан федераль университетының актлар залында галим Евгений Завойскийның электрон парамагнит резонансы күренешен ачуга 70 ел тулуы һәм “Магнит резонансы һәм аның кушымталарының актуаль проблемалары” XVII Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе ачылышы уңаеннан халыкара фәнни конференция эше башланып китте.

Казанда 22 сеннән 27 нче июньгә кадәр КФУ һәм Россия Фәннәр академиясенең Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институты базасында узачак конференция һәм мәктәпнең рәсми ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия фәннәр академиясе академигы, РФА Себер бүлегенең Халыкара томография үзәге директоры Ренат Сәгъдиев, ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры, профессор Кев Салихов катнашты.

Татарстан Республикасын Кытай регионнары белән актив үзара файдалы хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнары җитәкчеләре очрашуларында белдерде. Очрашу Самара шәһәрендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи җитәкчелегендә узды.
Бүгенге очрашу “Идел-Янцзы” форматында хезмәттәшлекнеүстерүне дәвам итү максатында узды. Чарада ИФО регионнары һәм Кытай провинцияләре җитәкчеләре катнашты.
“Идел-Янцзы” өченче очрашуын ачып, РФ Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп узганча, әлеге чара Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә таба чираттагы адым. Вәкаләтле вәкил әлеге хезмәттәшлекне киңәйтү буенча берничә тәкъдимен билгеләде, аерым алганда, ул “Идел-Янцзы” чараларының кайберсен даими рәвештә уздыруны тәкъдим итте.

21
июнь, 2014 ел
шимбә
Бүген иртән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев куйганнар.
Килешү буенча фәнни-техник, икътисадый һәм хокукый мәгълүмат белән уртаклашу каралган, хуҗалык субъектлары җитештергән продукцияне этәрү һәм бердәм ярминкәләр, аукционнар һәм күргәзмәләр уздыруга ярдәм итә.Документта шулай ук региональ программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә белән төбәкара уртаклашу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International