ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 27 нче маенда лизинг оешмалары катнашында Эшмәкәрлеккә ярдәм итү сораулары буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катлаулы профильләр заводында булды (Горький шоссесы, 47). Ул заводның җитештерү мәйданныран карады, яңа җиһазлар белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Һади Такташ урамы, 115 адресы буенча урнашкан “Спасение” медицина берләшмәсе” ҖЧҖ нең күппрофильле сырхауханәсе белән танышты. Бу – Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлык системасының “беренче карлыгачы”. Президентны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан шәһәре башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар озатып йөрде. 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Конкуренцияне үстерүгә булышлык күрсәтү буенча республика комиссиясе турында" 2014 ел, 24 июнь, 432 нче карары белән Конкуренцияне үстерүгә булышлык күрсәтү буенча республика комиссиясе булдырылган.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Казан Федераль университетында идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасы 17 нчы чыгарылышы узды. Программа башыннан республикадан 2 меңнән артык белгеч белем алды.

Быел барлыгы 165 Идарәче белем алды.
Диплом ташыруда Татарстан Республикасы икътисад министрлыгыннан Наил Мәгдиев катнашты.

28
июнь, 2014 ел
шимбә
2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Бүген мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырыла торган традицион киңәшмәдә китерелде.

Үзенең нотыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасында, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан гайре, 40 муниципаль берәмлек катнашты: бу – 4,8 млн.кв.м. мәйданлы 793 күп фатирлы йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. ДТИ күрсәткечләренә караганда, капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык йортларында да башланган.

27
июнь, 2014 ел
җомга
2014 елның 23 июнендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасы буенча өстәмә сайланыш банклар катнашуында ачык бәйге белдерлде (игълан ителде). Конкурс уздырылуының вакыт белэн урыны Интернет ятьмәсендә рәсми сайтында www.garfondrt.ru «Партнерам»- «Конкурсы»- «Отбор Банков для сотрудничества» бүлегендә информацион хәбәрдә (белдерүдә) билгеләнгән.
Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.

Мәскәү кунакларының бүгенге визит программасы “Казан” тау чаңгысы комплексы территориясендә башланды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис төзелеше проектын тәкъдим итте һәм инновацион үзәкне эшләтеп җибәрү этаплары һәм планлашытрылган куәте турында сөйләде. Кунакларга, Казанда берничә көн элек узган Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабы турында фильм да күрсәтелде. Ярышларга Россиянең 41 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан 700 дән артык катнашучы килгән иде.
Татарстан җитәкчелеге «КАМАЗ»га, Чаллы шәһәрен барлыкка китерүче предприятие һәм Россиянең мөһим компанияләренең берсе буларак, ярдәм итәчәк һәм компания мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк яклаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышны компаниянең Директорлар советы рәисе - «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов алып барды.
Еллык хисап күрсәткечләренә караганда, 2013 елда «КАМАЗ» ААҖ 46,1 меңнән артык машина комплектлары, 43,2 меңнән артык двигательләр һәм көч агрегатлары чыгарган. Йөк автомобильләре сату күләме 2013 елда 43832 автомобиль тәшкил иткән, бу алдагы елга караганда 3,6%ка ким (45471). 38 мең машина Россия базарында реализацияләнгән, 5,7 мең машина экспортка җибәрелгән.
Татарстанда муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә. Аның максаты Татарстан халкының көнкүреш сыйфатын арттырудан, җирле үзидарәнең социаль мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә булышудан гыйбарәт, дип белдерә ТР Икътисад министрлыгы.
Конкурс өч этаптан тора. Аның башлангыч этабы муниципаль районнарда (шәһәр округларында) 2 нче июльгә кадәр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча, конкурсның беренче этабында катнашу өчен, һәр муниципаль районнан икешәр проект сайлап алыначак.
Бәйгенең беренче этабы өч районара мәйданда узачак: 8 нче июльдә – Казанда, 9 нчы июльдә – Алабугада, 10 нчы июльдә – Әлмәттә. Аларның нәтиҗәләре буенча конкурс финалистлары билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International