ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2014 ел
шимбә
Бүген Казандагы Теннис академиясе базасында Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының Россия этабы ачылды. Тантаналы чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "World Robot Olympiad" генераль секретаре Клаус Дитлев Кристинсен катнашты. Чарада шулай ук, дөньяда иң эмоциональ робот-андроидларның берсе Теспиан да булды.
Искәртеп узабыз: "World Robot Olympiad" робот техникасы өлкәсендә иң күләмле чараларның берсе һәм ул 2004 елдан башлап төрле илләрдән олимпиаданың илкүләп этапларында катнашучы меңләгән кешене җыя.
Казанда куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләрнең 5нче Халыкара очрашуы үз эшен тәмамлады. Форумның ябылу чарасында Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков Николай Патрушевка һәм очрашуда катнашучыларга, бу зур халыкара чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. “Мин бу очрашуның эшлекле өлеше нәтиҗәле һәм файдалы узуына бик шат,-дип белдерде Илдар Халиков. Ышанам, сезнең меңьеллык тарихы булган Казан белән танышу мөмкинлеге дә булгандыр, Татарстаннан яхшы тәэсирләр алып китәрсез,- дип өметләнәм”.

20
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен багланышларны саклап калу һәм яңа базарлар табу мөһим. Бүген бу хакта Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәният өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу кысаларында уздырылды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, регионнар бер-берсен тулыландырырга, кайбер юнәлешләр буенча тәҗрибә алмашырга, үзара файдалы багланышлар өчен яңа тармаклар эзләргә тиеш. Бүген хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, Свердловск өлкәсе губернаторына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Свердловск өлкәсе үзенең бай минераль-чимал базасы белән республиканың мөһим партнерларыннан берсе булып тора. Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында региональ товар әйләнеше 2012 елда 19 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән, 2013 елда бу күрсәткеч бераз кимегән, ситуацияне анализлап карарга һәм бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә,Татарстан Свердловск өлкәсенә машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе, шулай ук азык-төлек продуктлары китереп тора.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов та катнашты.

Михаил Сеславинский Казанда Төбәк һәм милли ММЧ форумында катнаша. Россия матбугаты җитәкчесе Илдар Халиков белән очрашуы барышында мондый ММЧның әһәмиятен билгеләде һәм Татарстанда аларның үсеше югары дәрәҗәдә булуын белдерде.
Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев килде.
Казан халыкара аэропортында Евгений Куйвашевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.
Исегезгә төшерәбез, Свердловск өлкәсенең губернаторы Евгений Куйвашев җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Казанда 20-21 июньдә булачак. Бу көннәрдә Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре арасында очрашулар булачак һәм сөйләшүләр алып барылачак. Иртәгә, 2014 елның 21 июнендә, Евгений Куйвашев белән Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә очрашуы һәм сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәният өлкәләрендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә имза салуы көтелә.
Бүген кич Татарстан Республикасына РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов килде.

Казанның халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов каршы алды.

Николай Никифоров һәм Дмитрий Ливанов Казанга Бөтендөнья робот техникасы буенча олимпиаданың Россия этабы ачылышында катнашу өчен килделәр (2014 елның 21 июне, Теннис академиясе). РФнең 42 субъектыннан һәм Казакъстаннан мәктәп укучылары илне Бөтендөнья роботлар олимпиадасында күрсәтү хокукын алу өчен ярышачаклар.

Татарстан Республикасында бүгенгә 1млн. 125,4 мең кв. метр торак төзеп тапшырылган, бу еллык планның 47% тәшкил итә һәм узган ел дәрәҗәсенә караганда 101,7%. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 86,1 мең кв. метр булган 1мең 521 фатирга исәпләнгән 40 йорт тапшырылган. Югары әзерлек дәрәҗәсендә 72 объект; уртача әзерлек дәрәҗәсендә 9 объект; түбән әзерлек дәрәҗәсендә 7 объект санала.

Халыкны тузган тораклардан күчерү программасына килгәндә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән республиканың муниципаль берәмлекләре бергә төзелеш барган һәм 2014 елның 3-4 кварталында файдалануга тапшырылачак торакларны ачыклау буенча эш алып барылды.


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Милли иминлек советы Секретаре урынбасары Реза Сәйфуллахи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Реза Сәйфуллахи Казанда Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнаша. Иран Милли иминлек советы Секретаре урынбасарын сәламләп, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Ислам Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяли. Мөнәсәбәтләр үсешендә Иранның Казандагы Генераль консуллыгы да зур роль уйный. Яклар берничә мәртәбә делегацияләр алмаштылар, 2011 елның декабрендә Тегеранга визиты барышында Рөстәм Миңнеханов шул вакыттагы Иран Президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад белән очрашкан.
Татарстан Республикасы территориясендә «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» инновацион проектларын гамәлгә ашыру турында бүген Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Идел бу федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка сөйләделәр.
Проектларны Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуы кысаларында тәкъдир иттеләр (ГТРК «Корстон» КСКК, Казан).
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә узган киңәшмәдә “Имин шәһәр” программа-аппарат комплексын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР буенча ЭЭМ базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан Михаил Бабичка “Имин шәһәр” системасын эшләтеп күрсәттеләр. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ дежур частендә Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле хезмәткәрләрнең бөтен республика буенча видеокүзәтү камераларыннан сурәтләрне тикшерүләрен карап торды. Монда полициядә мөрәҗәгатьләрне теркәүнең бердәм системасы операторлары эшли – Татарстанда эчке эшләр органнарына кергән барлык мөрәҗәгатьләр шушы системага кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International