Карелия башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына визит кысаларында, “Химград” технополисында булды.
Төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Карелия Татарстанның сәнәгать парклары, мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне модернизацияләү, проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе кызыксындыра.
“Химград” та Карелияне яхшы беләләр һәм аларның предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәләр.
Александр Худилайнен эшмәкәрләрне Карелия продукциясен сатып алу, шулай ук Карелиядә шундый производстволарны үстерү буенча хезмәттәшлек итү алымнарын уйлау һәм республика районнарында ФАПлар торгызу өчен әзер йорт комплектлары сатып алу мәсьәләләрен хәл итү өчен Петрозаводскига чакырды.
Карелия вәкилләре шулай ук Медицина фәннәре үзәгендә, “КАИ-Лазер” сәнәгать лазер технологияләре үзәгендә, "Navigator Campus" шәхси технопаркында булды. Карелия делегациясе визит кысаларында Универсиады-2013 объектлары, ИТ-парк, КФУ, шәһәр медицина учреждениеләре һәм Казан Кремлендә булачак. Карелия башлыгы Александр Худилайнен аңлатма биргәнчә, делегация әгъзалары һәр күргәнне җентекләп өйрәнәчәк. Соңыннан Татарстан тәҗрибәсен икътисад һәм социаль тормышның төрле өлкәләрендә куллану өчен план төзеләчәк.