Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Эшмәкәрләр җирле хакимияттән зарлана
2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Нигездә, үзәк белгечләре эшкуарларга үзләре шалтырата. Шәхси бизнесын ачып җибәрүчеләрне борчыган мәсьәләләрнең күбесе нәкъ менә шундый әңгәмә барышында ачыклана. «Гадәттә, эшкуарларның 90 проценты үзләрен берни дә борчымавы турында хәбәр итә. Әмма сөйләшү барышында хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең күп булуы ачыклана. Безнең малтабарлар ниндидер кәгазьне алыр өчен генә дә унышар тапкыр бер кабинетка керергә туры килүен гадәти хәл дип саный», - дип сөйләде журналистлар белән очрашуга килгән Эшмәкәрләрне яклау үзәге җитәкчесе Артем Наумов. Әлеге стереотипларны җимерергә кирәк, һичьюгы беренче этапта документлар әйләнешен электрон рәвешкә китерү зарур, ведомстволар арасында документлар әйләнеше булырга тиеш, дип саный ул.
- Минем бер танышым биредә азык-төлек кибетләрен ябып, Англиягә китте, шунда әлеге тармакта үз эшен ачты. Андагы вәзгыять безнекеннән күпкә аерыла. Танышымның супермаркетына тикшерүче килгән һәм помело җимешенә сертификат булмавын ачыклаган. Нәтиҗәдә, инспектор әлеге җимешне сатып алып, икенче көнне үзе үк сертификат кәгазе китергән һәм икенче тапкыр мондый очракның кабатланмавын үтенгән. Безнең эшмәкәрләргә дә шундый мөнәсәбәт булсын иде, - дигән теләкләрен җиткеде
Артем Наумов
.
Ауропа илләре белән чагыштырганда, Россиядә эшмәкәрләргә салым азрак салына. Шуңа да тырышканда, бездә шәхси эшне җәелдерү мөмкин, дип белдерде ул.
Еш кына үз эшләрен ачып җибәргән эшмәкәрләрнең «көймәсе комга терәлүе» мәгълүмат җитмәгәнлектән килә. Мисал өчен, сәүдә ноктасы ачарга теләгән малтабарның эшенә нибары бер кәгазь «аяк чалырга» мөмкин. Әйтик, җирле үзидарә органнарының җиргә кагылышлы документы. Бу очракта эшкуарның хокуклары да бозылмый кебек, ләкин аңа бизнесын ачып җибәрү мөмкинлегенә дә киртә куела. Мондый вакытта аларны «тегендә бар, монда бар» принцибы белән ишектән-ишеккә йөртәләр. Нәтиҗәдә, йомык әйләнә эчендә эшмәкәр барыбер беренче ноктага әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.
Эшкуарларны иң еш борчыган мәсьәләләр арасында контроль органнарының әледән-әле тикшерү белән килүләрен, хакимият вәкилләренең басымын, шәхси эшмәкәрлек статусын теркәүне әйтеп китәргә мөмкин. Проблемаларның тагын берсе - җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү яки җирнең статусын үзгәртү. Бигрәк тә төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрнең моң-зарлары күп. Шулай ук җирле үзидарә органнары, район башлыкларыннан зарланучылар да шактый. Хәер, еш кына хакимият вәкилләре югарырак органнарның тикшерүләреннән куркып, эшмәкәргә ярдәм күрсәтергә ашыкмый. Малтабар исә, тизрәк эшен җайлап җибәреп, керем алырга тели. Еш кына бәхәсләр шуның аркасында килеп чыга.
Малтабарлар янына барып, анкеталар тутыртып, министрлык сайтында урнаштырылган сораштыру ярдәмендә алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта электр энергиясе челтәренә тоташу һәм милекне теркәү өлкәсендәге проблемалар юк диярлек.
- Эшмәкәрләрне яклау үзәгенең төп максаты - түрәләр белән эшкуарлар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру. Үз эше белән шөгыльләнүчеләр «өстә» утыручыларны талаучылар буларак түгел, ә аларның дуслары буларак кабул итә башласын иде, - дигән теләген белдерде Артем Наумов. Киләчәктә эшмәкәрләрдән мөрәҗәгатьләрне тагын да күбрәк кабул итү өчен call-үзәк ачарга җыенулары турында да хәбәр итте ул.
- Россиядә үз эшеңне ачу җиңел түгел. Шулай булуга да карамастан, Татарстанда эшкуарлыкны җәелдереп җибәрүе җиңелрәк, - дип белдерде Эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Артём Наумов.
Интертат.ру
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз