2014 елның 15 нче июлендә Татарстан Икътисад министрлыгында халык тарафыннан тәкъдим ителгән социаль проектлар республика конкурсының соңгы этабы узды.
Конкусның беренче этабы 8 нче июльдән алып 10 нчы июльгә кадәр өч районара сайлап алу мәйданчыгында үткәрелде. Әлеге этапта 43 муниципаль районнан һәм 2 шәһәр округыннан 107 проект катнашты, аларның 68 финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче һәм 49 лауреат табылды.
Җиңүчеләргә 1 млн. сум, ә лауреатларга – 580 мең сум күләмендә грантлар тапшырылды.