2014 елның 11–12 сентябре көннәрендә «Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» VIII Самара халыкара икътисад форумы узачак

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
2014 елның 11–12 сентябре көннәрендә Самара шәһәрендә «Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» VIII Халыкара икътисад форумы узачак, аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлык вәкилләре катнашуы планлаштырыла. Форум кластер сәясәтен һәм кластер инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә дәүләт хакимияте, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре өчен нәтиҗәле аралашу мәйданчыгы булып тора. Традиция буенча форум Россия Икътисадый үсеш министрлыгы химаясендә оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International