13 сентябрь көнне Татарстан Республикасында «Хәләл Балтач 2014» Төбәкара ярминкә үтәчәк

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
2014 елның 13 сентябрендә «Балтач» Хәләл индустриаль паркы территориясендә «Хәләл» Индустриясе милли ассоциациясе «Хәләл Балтач 2014» Төбәкара ярминкәсен уздырачак. Ярминкәгә Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Мари-Эл Республикасы, Киров өлкәсенең һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең җитештерүче компанияләре чакырыла. «Хәләл Балтач 2014» Төбәкара ярминкәсе программасында фирма һәм товарларны тәкъдир итүләр, журналистлар, партнерлар һәм ритейл вәкилләре белән очрашулар, мода күрсәтүләр, мастер-класслар, таныклыклар тапшырулар, иң тәмле пылауга бәйге, артистлар чыгышы һәм башка бик күп чаралар каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International