Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Томск өлкәсенең Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды вәкилләре булып китте

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү департаменты хезмәткәрләре Томск өлкәсенең Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды вәкилләре белән очрашу уздырдылар.
Очрашу барышында коллегалар тәҗрибә уртаклаштылар, һәм шулай ук кече һәм урта бизнес үсешенә һәм аңа булышлык итүгә караган сорауларны, шул исәптән эшкуарлык климатын яхшрырту һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International