«Зыян күрүченең сәламәтлегенә зарар килгәндә иминият түләме суммасын исәпләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Россия Хөкүмәте карары проектына җәмәгать тикшерүе уздырыла

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты «Зыян күрүченең сәламәтлегенә зарар килгәндә иминият түләме суммасын исәпләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектына җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.


Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Федераль норматив хокукый актлар буенча җәмәгать консультацияләре» бүлегендә әлеге норматив хокукый акт белән танышырга чакырабыз.


Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International