Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов ел саен уздырыла торган «Уңышлы инвестицион климатка таба 100 адым» III конференциясе кысаларында оештырылган «түгәрәк өстәл» утырышында чыгыш ясады

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

2014 елның 24 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Уңышлы инвестицион климатка таба 100 адым» III конференциясе үтте. Әлеге чара кысаларында хакимият һәм бизнес күзлегеннән караганда инвестицияле климатны яхшырту юллары, шулай ук киләчәккә өстенлекләр каралды, шул исәптән Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасына кертелү ихтималы булган темалар да тикшерелде.


Конференциянең төп чарасы пленар утырыш булды, анда Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов катнашты. Утырышта катнашучылар Бөтендөнья банкының Doing business-2015 рейтингында Россиянең позициясе үзгәрүен, Россия Федерациясендә эшкуарлар юлыккан төп проблемаларны һәм хәзерге заман куйган шартларда эшкуарлык климатын төптән үзгәртергә сәләтле чараларны тикшерделәр.


Конференциядә Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты. Ул «Муниципаль тәҗрибәләр атласы. Гамәлгә кертү һәм бәяләү механизмы» «түгәрәк өстәле» кысаларында доклад белән чыгыш ясады. Үзенең докладында икътисад министры урынбасары Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан әлеге чараларны кертүнең зарурлыгына басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International