Стратегия-2030 проектын Әлмәт, Чистай, Балтач, Мөслим, Ютазы, Кукмара, Тукай һәм Лаеш муниципаль районнары Советлары утырышларында тикшерделәр

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт, Чистай, Балтач, Мөслим, Ютазы, Кукмара, Тукай һәм Лаеш муниципаль районнары Советлары утырышлары узды.


Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, министр урынбасарлары Наталья Таркаева, Булат Хаҗиәхмәтов, Рөстәм Сибгатуллин, ТР Икътисад министрлыгының Фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелевин, шулай ук «Татарстан-2030» проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич сөйләде.


Хәзерге вакытта Стратегия җентекле тикшерү үтә, аны эшләп бетерү дәвам итә. Стратегия-2030 проекты буенча яңа идеяләрегезне, фикерләрегезне, тәкъдим-киңәшләрегезне Икътисад министрлыгына яисә «Татарстан-2030» проекты сайтына юллый аласыз (http://tatarstan2030.ru). Шулай итеп, республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген формалаштыруга үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International