«Реальное время» газетасының «Кризиска каршы стратегия буларак эшкуарлык» бизнес-форумы барышында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү төрләре турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев сөйләде. Форум 19 февральдә Казан ИТ-паркы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
«Кызганычка, әлегә эшкуарларның барысы да Татарстанда, шул исәптән республика Икътисад министрлыгы аша да, бүгенге көндә кече һәм урта бизнеска нинди формадагы дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында белеп бетермиләр. Чынлыкта исә бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы киң финанс, инновацион һәм мөлкәти инфраструктураны үз эченә ала. Без бизнес вәкилләрен сөйләшүләргә һәм Татарстан эшкуарлыгын үстерү һәм ярдәм итү формаларын бергәләп эзләргә чакырабыз», - дип белдерде Дилүс Шәвәлиев.