Стратегия-2030 проектын Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары Советлары утырышларында тикшерделәр

2015 елның 20 феврале, җомга

2015 елның 20 февралендә Татарстан Республикасының Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары Советлары утырышлары узды.


Питрәч район Советы утырышында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Теләче район Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Фаразлау һәм стратегик үсеш идарәсе башлыгы Олег Пелевин сөйләде.


Исегезгә төшерик, Стратегия-2030ның төп максаты – республиканың дөнья дәрәҗәсендә өч юнәлеш: кеше капиталы үсеше өчен шартлар, территориаль үсеш һәм инновацияле икътисад буенча көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International