2015 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында Стратегия-2030 проектын тормышка ашыруның төп юнәлешләрен: сөт, ит, бәрәңге, җиләк-җимеш кластеры субъектларын формалаштыру, шулай ук импортны алыштыруга юнәлдерелгән инвестицияле проектларны тормышка ашыруны яктыртты.