Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләренең үтәлеше турында

2015 елның 24 октябре, шимбә

2015 елның  21 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. 

Аерым алганда, мәктәпкәчә  балалар оешмаларында яңадан булдырыла торган урыннарны һәм әлеге оешмаларны кадрлар белән тәэмин итү; инвалидларны эш урыннары һәм 2012-2015 елларда һөнәри белем ала алу мөмкинлеге белән тәэмин итү; хезмәткәрнең квалификация дәрәҗәсен бәйсез бәяләү механизмын да кертеп, һөнәри квалификациянең милли системасын формалаштыру; гражданнарның ташламаларга ия булган категориясен дару препаратлары белән тәэмин итү  һ.б. сораулар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International