Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны профессиональ әзерләү программасының икенче модуле башланды

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның  28 октябреннән 1 ноябренә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә эшләнгән һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды белән бергә үткәрелә торган  Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны профессиональ әзерләү программасының (алга таба – Программа) икенче модуленә старт бирелде. 

Программаның максаты -  моношәһәрләрнең монобәйлелеген киметүгә, икътисадларын диверсификацияләүгә, эш урыннары булдыруга һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән  моношәһәрләрне комплекслы үстерү программаларын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга сәләтле проект командаларын туплау һәм аларны өйрәтү.

Татарстан Республикасыннан укыту программасын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, җирле үзидарә органнары һәм Яр Чаллы моношәһәре предприятиеләре җитәкчеләре үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International