ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Ведомствоара эш итүгә күчү контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр үткәргәндә бизнеска административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек тудырачак.

Татарстан Республикасында  муниципаль стратегияләр эшләү буенча үзәкләштерелгән эш оештырылды. Республика муниципаль берәмлекләрендә стратегияләр эшләүгә багышланган эксперт сессияләре үткәрелде.

Мәскәүдә 2016 елның  27 апрелендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы уздырылды. 

Республика  эшкуарларына КУЭ субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыру программасын аңлатуга багышланган очрашулар оештыру кысаларында  2016 елның 27 апрелендә   «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) вәкилләре Менделеевск шәһәрендә уздырылган чарада катнаштылар.  Әлеге чара  кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү сорауларын багышланган иде. Очрашу барышында республика эшкуарлары тарафыннан дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлекләре тикшерелде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Россия Федерациясе субъектының  дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан коммуналь  хезмәтләр күрсәтүне тиешле сыйфатта һәм (яисә) өзеклекләрсез билгеләнгән дәвамлылыктан арттырып үтәү өчен  техник мөмкинлекләр булмау турындагы карарны кабул итү тәртибен һәм критерийларын раслау турында» карары проектына гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгате керде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia милли чемпионат финалына командаларны әзерләү дәвам итә, чемпионат 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә уздырылачак.

Татарстанның бердәм коллектив экспозияциясен булдыруда «Элепс» ФҖФ ҖЧҖ, «Эйдос-медицина» ҖЧҖ, «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Җигүле транспорт белән ташу һәм атланып йөрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

Социаль эшкуарлар  бизнес-инкубатор форматында проектларны алга этәрүгә мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алалар. Бу очракта партнер компания хезмәткәрләре социаль эшкуарларның остазлары булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International