ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумында катнашучыларны Татарстан икътисады структурасында кече һәм урта эшкуарлыкның (КУЭ) өлешен 25 проценттан 50 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә торган ысулларны табарга өндәде.

 

2016 елның 8 сентябрендә Казан шәһәрендә «НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ» 23нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Транснефть-Прикамье» АҖнең сатып алулар бүлеге белән Тәэминатчылар көне уздырылды.

 


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы  «Электроэнергетика  субъектларының җылыту сезонында эшләүгә әзерлеген бәяләү тәртибен раслау турында» РФ Хөкүмәте карары проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.

 

«2016 елның ахырына кадәр төбәкләргә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны куелган бурычларны чишү өчен җәлеп итүне күздә тоткан үзгәрешләрне  мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау сектораль юнәлешләре буенча конкрет чаралары һәм күрсәткечләре белән үзләренең дәүләт программаларына кертергә кирәк булачак», — дип белдерде Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Артем Шадрин, Новосибирскида үткән «Гражданнар диалогы» форумында чыгыш ясаганда.

 


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган  «СТАРТ» һәм  «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 августындагы  819нчы карарына ярашлы рәвештә, 2018 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән алар арасында үткәрелә торган сатып алулар нәтиҗәләре буенча төзелә торган шартнамәләрнең  минималь тулай  кыйммәте күләме бер ел өчен шартнамәләрнең гомуми бәясе күләменең 10 процентын түгел, ә 15 процентын тәшкил итәргә тиеш була.

 

2016 елда  «Химград» Технополисы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. 2016 елның 8 сентябрендә әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрү кысаларында мәйданчык территориясендә өч яңа җитештерүне ачу тантанасы булачак, һәм шулай ук Технополис резидентлары продукцияләре куелган күргәзмә эшләячәк. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук хакимиятнең  федераль һәм төбәк  органнары вәкилләре катнашуы көтелә.

 

Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев Электрон сәүдәне үстерү юлы аша экспортка ярдәм итү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.

 


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды  «Бизнес-Старт» программасы буенча гаризалар җыя башлавы турында игълан итә.

 

Татарстан Президенты  республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте. Бу турында ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International