ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 сентябрендә  Яр Чаллыдагы «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы»   ДАУ территориясендә  «Цифрлы җитештерү һәм  автомобиль сәнәгатенең киләчәге» дип аталган Машина төзелеше форумы ачылды.

Форум эше  экспозицияләр күргәзмәсеннән башлана.

 

2016 елның 8 сентябрендә «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан  Россия Индустриаль парклары ассоциациясе белән берлектә «Индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары: төбәктә җитештерүне үстерү нокталары» түгәрәк өстәле оештырылды. Татарстан Республикасында һәм Россия  Федерациясендә индустриаль паркларны үстерү проблемалары һәм перспективалары тикшерүнең төп темасы булып торды.

 


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгында  «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү өчен эксперт эшче төркеменең йомгаклау утырышы узды.

 

2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә Казанда узган «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе  үзенең рәисе К.М.Байтимеров имзасы белән  Резолюция  кабул итте.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  «Иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнаштыру максатында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар җыя башлау турында игълан итте. 

 

2016 елның  8 сентябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә  «Export ME» Конференциясен оештырды һәм үткәрде.  Әлеге чара Казан шәһәрендә 2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлыкны үстерү форумы кысаларында үтте.

 

Россия Федерациясен Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушу буенча Эшче төркем Докладының  364нче параграфына ярашлы рәвештә  ит продукциясе буенча илләргә карата тариф квоталары соравы буенча кызыксынган тәэминатчы дәүләтләр белән консультацияләр үткәрелде.

 


12
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгында  Дәүләт катнашлыгындагы акционерлык җәмгыятьләренең, дәүләт компанияләренең һәм дәүләт корпорацияләренең профильләренә карамаган активларын читләштерү программаларын карау буенча Ведомтвоара эшче төркемнең беренче утырышлары узды. РФ Хөкүмәтенең 91-р карары белән расланган махсус исемлектәге 37 АҖ (РФ аларда 50% акциягә ия) программаларының Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Росимущество белән уртак әзерләнгән методик күрсәтмәләргә туры килүе тикшерелде.

 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, КУЭ Корпорациясе белән берлектә, Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Советның беренче утырышында кабул ителгән карарларны үтәү йөзеннән, «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм»  проектлы тәкъдимен әзерли. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Максим Паршин  Казанда узган «Киләчәккә караш» форумында хәбәр итте.

 


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ – ГРАНТ) шартнамәсе буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы 2016 елның 14,15,16 сентябре көннәрендә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы каб.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International