30 сентябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйль Шәйхразыев рәислегендә Татарстан Республикасында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр сораулары буенча ведомствоара эшче комиссия утырышы узды.
«Гражданнар бердәмлеген ныгытуга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, мигрантларның социаль һәм мәдәни адаптациясенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини оешмаларга грант һәм инфраструктур ярдәм күрсәтүне камилләштерү чаралары турында» доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.