2016 елның 5-6 октябре көннәрендә Vegas City Hall концерт залында (Мәскәү ш.) «Синергия» Университеты «Россия бизнесы геройлары» форумын уздыра. Форумның концепциясе шунда: үз идеяләрен тормышка ашыру белән бергә, ил икътисадын яхшы якка үзгәртүгә ирешкән булдыклы эшкуарларны бер көнне бер залга җыю.
Форум спикерлары бизнесны төзү һәм идарә итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, эшчәнлекләре вакытында җиңәргә туры килгән авырлыклар турында сөйләячәкләр.
Кызыксынган эшкуарларны әлеге форумда катнашырга чакырабыз.
Тулырак мәгълүмат форумның сайтында урнашкан: http://synergyvision.ru.