Бердәнбер тәэминатчыдан сатып алуларны арттыру планлаштырыла

2016 елның 30 сентябре, җомга

РФ Дәүләт Думасында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 22 сентябрендәге 1180507-6 номерлы закон проекты карала. Әлеге закон проектына ярашлы рәвештә, бердәнбер тәэминатчыдан 44-ФЗ номерлы Закон нигезендә башкарыла торган сатып алулар суммасын биш тапкырга арттыру планлаштырыла.

Үзгәрешләр Контракт системасы турындагы законның 93 маддәсе 1 өлеше 4 пунктына кагыла:

  1.  100 мең сумнан да артмый торган товарлар, эшләр яисә хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларны 500 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла;
  2.  44-ФЗ номерлы Законның 93 маддәсе 1 өлеше 4 пункты буенча рөхсәт ителә торган сатып алуларның еллык гомуми күләмен «500 млн сумнан да артык түгел»дән  «250 млн сумнан да артык түгел»гә алыштырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International