Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексы оешмаларының  2016 елның I яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

Киңәшмә барышында югарыда аталган оешмаларның финанс нәтиҗәләренең кимүенә, салымнар, электр энергиясе, газ һәм башкалар буенча бурычлар тууга йогынты ясаган сәбәпләр, һәм шулай ук эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм бурычларны юкка чыгару (бурычларны каплау графигы) буенча күрелә торган чаралар тикшерелде.

Баланс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча  оешмалар эшчәнлекләренең финанс нәтиҗәләрен яхшыртуга караган чараларны үткәрү турында тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International