Бүген икътисад министры Артём Здунов «Сочи-2016» Халыкара инвестицияле форумы кысаларында «Төбәк рейтинглары: драйвер яисә икътисадый тормозмы» дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Чараның модераторы статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев булды.
Үзенең чыгышында ТР икътисад министры Артём Здунов федераль дәрәҗәдә танылу тапкан иң билгеле рейтингларны формалаштыру методологиясе турында сөйләде.
Икътисад министры билгеләп үткәнчә, республика тар урыннарны ачыклау, үз эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм гомумән инновация куәтен арттыру юлларын табу өчен әлеге инструментарийны актив кулланырга омтыла.