РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме һәм шулай ук яшьләр эшмәкәрлеген яклау буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләрне субъектлар бюджетларына бүлү турында күрсәтмә проектын җибәрде.
Министрлык тарафыннан РФ субъектларының федераль бюджеттан финанслауны сораган чаралар комиссиядә кыска вакытта каралды.
«Бүген сервис моделен үзләштереп, яклау инфраструктурасын ясаучы оешмалар челтәре эшен яңача форматлаштыруга бәйле чаралар, шул исәптән бизнес өчен МФЦ төзү беренче планга чыга», - дип хәбәр итә Статс-секретарь – РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев.